Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә 12 сентябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Татарстан Республикасы буенча 2019 елның 11 сентябрь 18 сәгатьтән 2019 елның 12 сентябрь 18 сәгатькә кадәр:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 3-8 метр тизлектә, төнлә минималь һава температура +4..+9º. Көндез максималь һава температурасы +20..+25º.