Балтач районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге, ДБУ «Юл хәрәкәте иминлеге» Балтач бүлекчәсе, ДОСААФ «Балтач автомобиль мәктәбе» , Балтач муниципаль районы сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы тарафыннан 2019 елның 24 сентябрендә өлкәннәр көненә багышланган «Автобабай» исемле машина йөртү осталыгына район конкурсы үткәрелде.
Казылык, тутырма нинди булырга тиеш, эремчекнеӊ яхшысы нинди?! 30 нчы сентябрьдә 14:00 сәгатьтә һәм 16:00 сәгатьтә Балтач районы мәдәният йортында уздырылачак зур чараларда катнашып Сез бу турыда белә аласыз.
«Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге 2019 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында өлкәннәр көненә багышланган бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрә.
Татарстан Республикасының Балтач районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча Координация советы (алга таба – Координация советы) хезмәтне саклау буенча закон таләпләре үтәлешен белү өчен «Якты юл» җәмгыятендә күчмә тикшерү уздырды. Координация советы әгъзалары эш алып бару һәм хуҗалыкта хезмәтне саклау чараларын оештыру белән таныштылар. Алар бу хуҗалыкта хезмәтне саклау буенча чараларның билгеләнгән таләпләргә туры китереп, тиешле дәрәҗәдә үтәлешенә инандылар.
2019 елның 21 сентябрендә 14.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге «Форпост» активистлары һәм Балтач гимназиясе укучылары белән «Без чикләрсез тынычлык өчен» флешмобы уздырды.
Балалар - безнең киләчәгебез! Балаларны кечкенәдән тәрбияләүгә аерым игътибар бирергә кирәк, чөнки аларның киләчәге - илебезнең киләчәге.
2019 елның 24 сентябрендә «Хыял» яшьләр үзәге 110 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлеге «Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 7 нче отряды» белгечләре белән «Иптәшләр,зарядкага!» диеп исемлэнгэн иртэнге зарядка уткэрде.
Күчмә киңәшмә эшендә Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Хәйретдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И. Ф. Гайнетдинов, районның баш архитекторы Ш. Ф. Борһанов катнашты. Әлеге объектларда булып, җитәкчелек башкарылган эшләрне бәяләде һәм төзелеш эшләренә карата үз фикерләрен әйтте.
25 сентябрь көнне 15.00 һәм 21.00 сәгатьтә «Россия 24» телеканалында сентябрь аенда күчемсез милек өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләргә багышланган интервью булачак.
Аерым алганда, Татарстан Росреестры вәкиле Илгиз Шиһабиев, Комплекслы кадастр эшләрен үткәрүне көтмичә, өстәмә квадрат метрларны ничек законлаштырырга, ә кадастр палатасы вәкиле Дмитрий Малинин булган яңалыкларны исәпкә алып, җир кишәрлеге чикләрен килештерү тәртибен аңлатачак.
Начар метеорологик күренешләр: 25 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.