ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

"Россия юристлары ассоциациясе" өлкәннәр көненә багышланган бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрә


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

19-22 сентябрь көннәрендә Актанышта "Актаныш - 2019" турниры - "Гран-При Закамья" шахмат турнирларының 14 нче сериясенең бишенче этабы узды. Турнирда безнең район данын Балтач гимназиясеннән 2 нче сыйныф укучысы Закирова Дилә һәм 3 нче сыйныф укучысы Хәйруллин Әмирхан яклады. Аларның тренеры Гарифуллина Ландыш Васыйл кызы. Безнең кечкенә шахматчылар бик яхшы, интеллектуаль көчле уен күрсәттеләр һәм шахмат - ул спорт кына түгел, ә логик фикерләүне һәм аналитик сәләтләрне үстерүче уникаль интеллектуаль уен да икәнен исбатладылар. Закирова Дилә шахмат турнирында лаеклы 1 нче урынны яулады.

24 сентябрь көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милек объектларына арест салу һәм алу тәртибе белән бәйле сораулар буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрәчәк.

24 сентябрь көнне 7.10 сәгатьтә «Татарстан радиосы» нда агымдагы елның сентябрендә булган күчемсез милек өлкәсендә законнардагы үзгәрешләргә багышланган «Яңа көн» программасы чыгачак. Сүз «Кадастр эшчәнлеге турында» һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» законнар турында бара.

Кече Лызи авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым акчасына эшләр дәвам итә. Зур Лызи авылында балалар өчен спорт мәйданчыгы төзелде. Авыл халкы да бу эшкә кушылды һәм мәйданчыкка ком җәергә булышты. 21 нче сентябрь көнне авыл халкы депутат Плотников Сергей җитәкчелегендә балалар уен мәйданчыгына койма тотты.  

Начар метеорологик күренешләр: 24 нче һәм 25 нче сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

"Быел, Татарстан республикасы  роспотребнадзоры фаразлавы буенча, грипп иртәрәк - декабрь башында ук килер дип көтелә.” – дип хәбәр итә Балтач районының үзәк хастаханәнең баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары Мухаметгалиева Чулпан Ильдаровна.

Сезонлы  кыр  эшләре  турында  сөйләгәндә,  Марат Җәббаров, бүгенгә  республикада  туфракны  көзге  эшкәртү  эшләре  планлаштырылганнан яртысы  башкарылган   (авыл  хуҗалыгы культуралары  туфракны  нульдән эшкәртү технологиясе - no-till буенча  эшкәртелә  торган    107 мең гектардан  һәм соңгы  срокларда  җыела  торган 132  га   көнбагыш  мәйданыннан  тыш).  «Бу 1 млн гектарга  якын  җир,  шуның    400 мең   гектарында  туфрак  тирәнтен  эшкәртелде», – дип  өстәде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы. 

Татарстан  Республикасында    1,4 млн гектар мәйданда  ашлык  җыелды.     Аграрийлар   4,2 млн тонна  ашлык  җыйдылар. Һәр гектардан уңдырышлылык     30 центнер  тәшкил  итә.   Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров әйтте.    

2019 елның 21 сентябренда Балтач районының Кече Лызи авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Медведева Анна Андреевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International