Шахмат, бик борынгы уен. Әлегә кадәр ул кайда һәм кайчан барлыкка килгәне турында төгәл мәгълүматлар юк. Үз вакытында ул зур популярлык алу белән беррәттән, аның белән кызысыну кимегән чорлары да булган. Әмма бу искиткеч уенны бик теләп уйнаучы кешеләр һәрчак булган.
19-22 сентябрь көннәрендә Актанышта "Актаныш - 2019" турниры - "Гран-При Закамья" шахмат турнирларының 14 нче сериясенең бишенче этабы узды. Турнирда безнең район данын Балтач гимназиясеннән 2 нче сыйныф укучысы Закирова Дилә һәм 3 нче сыйныф укучысы Хәйруллин Әмирхан яклады. Аларның тренеры Гарифуллина Ландыш Васыйл кызы. Безнең кечкенә шахматчылар бик яхшы, интеллектуаль көчле уен күрсәттеләр һәм шахмат - ул спорт кына түгел, ә логик фикерләүне һәм аналитик сәләтләрне үстерүче уникаль интеллектуаль уен да икәнен исбатладылар. Закирова Дилә шахмат турнирында лаеклы 1 нче урынны яулады.
Афәрин, безнең яшь шахматчы - спортчыларыбыз! Сезгә киләчәктә дә югары нәтиҗәләргә һәм зур җиңүләргә ирешүегезне телибез!