Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз!

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Грипп шактый куркыныч авыру исәпләнә, тиешле дәвалау булмаганда, ул җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә медицина гриппны булдырмау өчен күп кенә ысуллар эшләгән. Һәм иң нәтиҗәлесе - вакцинация яки халык телендә прививка. Бүгенге көндә вакцинация организмны саклау һәм ныгыту өчен мөмкин булган һәм икътисади яктан отышлы ысул булып тора. Гриппка каршы вакциналар куркынычсыз һәм нәтиҗәле, вакцинация – гриппны кисәтүнең һәм аның эпидемияләреннән килгән зыянны киметүнең төп чарасы.

“Грипптан саклануның бердәнбер чарасы булып вакцинация тора. Август-сентябрь айлары - гриппка каршы прививкалар ясату вакыты. Вакциналар август ахырында районның сәламәтлек саклау оешмаларына кайтарыла башлады. Әммә шуңа да карамастан, сентябрь ае ахырына якынлашса да, грипптан прививка ясатучылар саны күп түгел. Шулай ук елның елында үз балаларына вакцина ясатудан баш тартучы әти-әниләр дә шактый.

Беренче чиратта грипп белән авырту һәм өзлегүләр куркынычы зур булган төркем кешеләренә: балаларга, йөкле хатыннарга, хроник авыруларга, 60 яшьтән узган өлкәннәргә - прививка эшләнергә тиеш. Һөнәрләре көне буе халык белән эшләүгә бәйләнгән кешеләр (медицина хезмәткәрләре, тәрбиячеләр, укытучылар, элемтә һәм банк хезмәткәрләре һәм башкалар) барысы да грипптан прививка ясаткан булырга тиеш. Бу хөкүмәт карары нигезендә чыгарылган боерык булып тора. Шуңа күрә, һәр кешенең, үзенең һәм якыннарының сәламәтлеген кайгыртып, грипп эпидемиясы башланганчы ук гриппка каршы прививканы вакытында ясату карарын кабул итүе бик тә мөхим.

Быел, Татарстан республикасы  роспотребнадзоры фаразлавы буенча, грипп иртәрәк - декабрь башында ук килер дип көтелә.” – дип хәбәр итә Балтач районының үзәк хастаханәнең баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары Мухаметгалиева Чулпан Ильдаровна.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International