“Казан” агросәнәгать паркында “Бакчачы көне” күргәзмәсе ачылды. Бу мәйданчыкта республика бакчачылары бәйрәме икенгче мәртәбә уздырыла, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы РӘисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров катнашты.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы, бигрәк тә өлкәнрәк буын аеруча яратып йөри һәм ул зур социаль әһәмияткә ия. Биредә кулай бәяләрдән барлык продукцияне - ит, балык, сөт, май, бал, казылык, йомырка, бәрәңге, җиләк-җимеш, сыр, шикәр, он, ярмалар һәм башка төр продуктларны сатып алырга мөмкин. Шулай ук хәләл продукция дә бар.
21 сентябрь көнне Балтач муниципаль районы Пыжмара авылында "Экстремизмга - ЮК!" айлыгы кысаларында 2001-2003 елгы, 2004-2006 елгы егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеге булып узды.
2019 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
21 сентябрь көнне «Дулкын» ябык йөзү бассейнында 2005-2006 елгы, 2007-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча район беренчелегенә ярышлар булып узды. Беренчелектә 7 мәктәптән (Балтач урта мәктәбе, Балтач гимназиясе, Норма, Сосна, Куныр , Шубан, Борбаш урта мәктәпләре) 23 спортчы катнашты. Ярышларның баш хөкемдары-Гатиятуллин Д. М.
Чараның максаты- лекцияләр, әңгәмәләр үткәреп терроризмны профилактикалау буенча максатчан тәрбия эше өчен шартлар тәэмин итү, хезмәткәрләрнең хокукларын һәм бурычларын аңлату, терроризм актларын кылуны кисәтү максатыннан уяулык күрсәтү, толерантлык формалаштыруга ярдәм итү.
22 сентябрь көнне Балтач муниципаль районында «Милләтләр кроссы - 2019» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында массакүләм старт бирелде. Ярыш районда массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ялга, физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелде.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 23 сентябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясе буенча һәм Казанда көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә торган көчле җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Куркыныч агро-метеорологик күренеш: 2019 елның 23 сентябрендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә (күбесенчә көнчыгыш районнарда) һавада -1° ка кадәр, ә туфракта -2° ка кадәр салкыннар көтелә.
Менә шушындый искиткеч матур, үрнәк гаилә быел "Нечкәбил" матурлык һәм гаилә республика бәйгесендә безнең районыбыз данын яклый. Лилия Мөдәрис кызы Заһидуллина ел саен уздырыла торган бу бәйгенең Әтнәдә узган зона турын үтеп, ярымфиналга чыккан иде. Ә бүген исә районыбыз "Нечкәбил"е конкурсның Казанда узган ярымфинал өлешендә көч сынашты. Бәйгедә 30 гаилә катнашты.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге директоры урынбасары Ренат Мамаевның кайда тизрәк миллион сум акча эшли башлау мөмкинлеге булуы турындагы чыгышы катнашучыларда зур кызыксыну тудырды. Моңа каршы яшьләр бертавыштан, авылда мөмкин, дигән фикергә килделәр, чөнки авылда ресурс мөмкинлекләре әле тулысынча үзләштерелмәгән. Ренат Мамаев шулай ук яшьләргә үз проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә һәм 1 ел эчендә миллион сум акча эшләргә мөмкинлек бирә торган эшләнгән үрнәк бизнес-карарларны бирергә әзер булуын белдерде.