ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, 16 сентябрьдә «Кадастр эшчәнлеге турында» һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» законнарга кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде, алар җир кишәрлекләре милекчеләренә комплекслы кадастр эшләре барышында исәпкә алынмаган квадрат метрларны законлаштырырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта Татарстан Росреестры милекчеләрнең комплекслы кадастр эшләрен үткәрүне көтеп тормыйча, кадастр инженерына мөрәҗәгать итеп, үз участокларының чикләрен шәхси тәртиптә межалау һәм аныклау мөмкинлеге турында аңлата. Сүз җир кишәрлегенең кулланылучы мәйданы күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында күрсәтелгән очраклардан күбрәк була.

Татарстан Республикасы буенча 2019 нчы елның 20 нче сентябрь 18 сәгатьтән 21 нче сентябрь 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Вакыты белән яңгыр. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә торган җилнең тизлеге секундына 4-9 м, урыны белән көчәйгәндә 12 м/с. Һаваның минималь температурасы төнлә +2..+7º, көндез максималь һава температурасы +8º.+13º.

Барыгызны да 2019 нчы елның 22 нче сентябрендә узачак «Милләтләр кроссы - 2019»  Бөтенроссия йөгерү көнендә актив катнашырга чакырабыз. Чарада катнашучыларны теркәү һәм аны ачу «Сабантуй» милли бәйрәме үткәрелә торган урында уздырыла.

Урып-җыюның соңгы атнасының «Иң яхшы комбайнчы» дип «Татарстан» җәмгыятеннән Рәфкать Саттаров танылды. Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин безнең алдынгы комбайнчыбыз хезмәт куйган басуда булды һәм лаеклы бүләкне уңган игенчегә тапшырды. Рәфкать Саттаров атна буена 4122 центнер ашлык суктырып беренчекне яулап алды. Аңа фидакарь хезмәте өчен олы рәхмәтебезне җиткереп, бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча 2019 нчы елның 19 нчы сентябрь 18 сәгатьтән 20 сентябрь 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 13 метрга кадәр, ёаваның минималь температурасы төнлә +1..+6º. Көндез максималь һава температурасы +8..+13º.

19 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Хезмәт кешене бизи” исеме астында һөнәр иясе көне үткәрелде.

2019 нчы елның 19 нчы сентяберендә 08.45 сәгатьтә район Советының утырышлар залында район башлыгы Р. Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы утызынчы утырышы узды.

 

2019 нчы елның 18 нче сентябрендә 13.50 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге Кече Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм Форпост хезмәткәрләре белән «Экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау» темасына әңгәмә үткәрде. 

2019 нчы елның 18 нче сентябрендә 13.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге  хезмәткәрләре һәм Кече Лызи урта мәктәбе укучылары «Чиста яр» акциясе кысаларында, Кече Лызи авылы ягыннан елга аша күпер янында Шушма елгасы ярларын җыештыру буенча чара үткәрде. Җыештыруны Балтач муниципаль районы яныннан Кече Лызи «Романтик» балалар - сәламәтләндерү лагерына кадәр маршрут буенча башкардылар.


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

   Кили авылында яшәүче Хаҗиева Минзифа Гомәр кызына  17 сентябрь көнне 90 яшь тулды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International