Татарстан Росреестры: исәпкә алынмаган квадрат метрларны комплекслы кадастр эшләрен үткәрмичә дә законлаштырырга мөмкин

2019 елның 20 сентябре, җомга

Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, 16 сентябрьдә «Кадастр эшчәнлеге турында» һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» законнарга кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде, алар җир кишәрлекләре милекчеләренә комплекслы кадастр эшләре барышында исәпкә алынмаган квадрат метрларны законлаштырырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта Татарстан Росреестры милекчеләрнең комплекслы кадастр эшләрен үткәрүне көтеп тормыйча, кадастр инженерына мөрәҗәгать итеп, үз участокларының чикләрен шәхси тәртиптә межалау һәм аныклау мөмкинлеге турында аңлата. Сүз җир кишәрлегенең кулланылучы мәйданы күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында күрсәтелгән очраклардан күбрәк була.

Әгәр дә "артык"  квадрат метрларга берәү дә дәгъва кылмый, күршеләр белән бәхәсләр һәм хакимият органнары тарафыннан дәгъвалар булмаса, шул ук вакытта «артык» квадрат метрларны җир кишәрлекләреннән 15 ел һәм аннан да күбрәк кулланган аныксыз мәйданы булган милекчеләр законлаштыра ала. Моннан тыш, бирелгән кишәрлекнең мәйданы администрация билгеләгән иң чик минималь җир участогыннан артмаска тиеш. Лимит билгеләнмәгән очракта, мондый зурлыкның күләме күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында күрсәтелгән мәйданның 10% тан артмый.

Татарстан Росреестры вәкиле Илгиз Шиһабиев аңлатканча, җирлектәге чикләрнең барлыкка килүен раслау өчен, 15 һәм аннан да күбрәк еллар дәвамында кызыксынган затлар Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә җир төзелеше үткәрү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларның дәүләт фондыннан, җирләрне инвентарьлаштыру материаллары һәм җирлекнең 2000 еллар башында ясалган фотопланнары рәвешендә белешмәләр бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итә алалар.

Шул ук вакытта закондагы үзгәрешләрне үз җир кишәрлекләренең мәйданын тиз арада арттыру мөмкинлеге буларак карарга ярамый. Закон күп еллар дәвамында җирне төгәлләштерелмәгән чикләрдән башка файдаланган милекчеләргә булган участокларны ачыклауга һәм ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ягъни кагыйдәләр артык җирне законлаштырырга мөмкинлек бирә. Сүз җир кишәрлекләрен үз белдеге белән алу мөмкинлеге турында бармый.

Илгиз Шиһабиев: "Бүген участокка чыгып, аннары комплекслы кадастр эшләрен башкарып,  үз белдегегез белән яулап алынган җирне законлаштырырлар дип өметләнеп, коймаларны күчерергә һәм ирекле рәвештә җир кисәген алырга ярамый. Бу гамәлләр белән сез җир законнарын бозасыз һәм моның өчен кадастр бәясеннән чыгып хокук бозуларны мәҗбүри бетерү шарты белән 5 мең сумнан да ким булмаган күләмдә штраф рәвешендә административ җәза каралган".

 

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8(8430255-25-10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International