2019 нчы елның 18 нче сентябрендә 13.50 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге Кече Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм Форпост хезмәткәрләре белән «Экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау» темасына әңгәмә үткәрде.
Бу чарада Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф.Ш. Гыйлемҗанов, Кече Лызи урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А. Ш. Минһаҗева, мәктәпнең педагогик составы, Форпост хезмәткәрләре һәм 35 укучы катнашты.
Чара террорчылыкны кисәтү буенча лекцияләр, әңгәмәләр оештыру юлы белщн тәрбия эше шартларын булдыру, экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору мәсьәләләрен яктыртып, хезмәткәрләрнең хокукларын һәм бурычларын аңлату максатыннан үткәрелде.