Урып-җыюның соңгы атнасының «Иң яхшы комбайнчы» дип «Татарстан» җәмгыятеннән Рәфкать Саттаров танылды

2019 елның 20 сентябре, җомга

Урып-җыюның соңгы атнасының «Иң яхшы комбайнчы» дип «Татарстан» җәмгыятеннән Рәфкать Саттаров танылды. Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин безнең алдынгы комбайнчыбыз хезмәт куйган басуда булды һәм лаеклы бүләкне уңган игенчегә тапшырды. Рәфкать Саттаров атна буена 4122 центнер ашлык суктырып беренчекне яулап алды. Аңа фидакарь хезмәте өчен олы рәхмәтебезне җиткереп, бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International