Балтач «Форпост» үзәге активистлары ел саен үткәрелә торган «Чиста яр» акциясе кысаларында чара үткәрделәр

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 18 нче сентябрендә 13.00 сәгатьтә Балтач   «Форпост» үзәге  хезмәткәрләре һәм Кече Лызи урта мәктәбе укучылары «Чиста яр» акциясе кысаларында, Кече Лызи авылы ягыннан елга аша күпер янында Шушма елгасы ярларын җыештыру буенча чара үткәрде. Җыештыруны Балтач муниципаль районы яныннан Кече Лызи «Романтик» балалар - сәламәтләндерү лагерына кадәр маршрут буенча башкардылар.

Бу чарада Балтач  «Форпост» үзәге директоры Ф.Ш.Гыйлемҗанов, Кече Лызи урта мәктәбе директоры Э.Н.Гарипов, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А. Ш. Минһаҗева, сыйныф җитәкчесе Н. Л. Антонова, Балтач район башкарма комитеты административ комиссиясенең җаваплы секретаре Ф. М. Хәмидуллин, «Форпост» хезмәткәрләре һәм 21 укучы катнашты.     

Чара төрле социаль катлау гражданнарын экологик проблемаларны чишүгә җәлеп итү, табигатькә һәм туган якка сак караш тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International