19 сентябрь көнне Өченче чакырылыш Балтач район Советының ХХХІІІ утырышы булып узды

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 19 нчы сентяберендә 08.45 сәгатьтә район Советының утырышлар залында район башлыгы Р. Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы утызынчы утырышы узды.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Норма авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең генераль планын раслау турында.

2. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Чепья авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең генераль планын раслау турында.

3. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Пыжмара авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең генераль планын раслау турында.

4. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.

5. Балтач район Советының 2018 елда кабул ителгән карарларының үтәлеше турында.

6. Балтач район Советының даими комиссияләре составын раслаган 2015 нче елның 27 нче октябрендәге 9 нчы номерлы карарына үзгәреш кертү турында.

7. Төрлесеннән.

Көн тәртибендәге сораулар буенча район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы урынбасары Ш. Ф. Борһанов, юридик бүлек башлыгы Р. С. Фатыйхов, Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Н. Н. Сабирҗанов чыгыш ясадылар.

Утырыш эшендә Балтач район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, район башкарма комитеты бүлекләре башлыклары, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Көн тәртибендәге каралган мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International