2019 елның 20 сентябрендә 13.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге район Советының кече утырышлар залында «Экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау» темасына әңгәмә һәм видеофильм карау уздырылды. Шулай ук чара барышында активистлар сафына яңа гына кергән «Форпост»ның яңа хезмәткәрләренә таныклыклар тапшыру тантанасы булды.
Чараның максаты- лекцияләр, әңгәмәләр үткәреп терроризмны профилактикалау буенча максатчан тәрбия эше өчен шартлар тәэмин итү, хезмәткәрләрнең хокукларын һәм бурычларын аңлату, терроризм актларын кылуны кисәтү максатыннан уяулык күрсәтү, толерантлык формалаштыруга ярдәм итү.
Әңгәмә барышында Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф.Ш. Гыйлемҗанов, район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Э. Ф. Гарипова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге полиция майоры Л. М. Шакирова, «Форпост» активистлары һәм хезмәткәрләре катнашты.