"Милләтләр кроссы-2019 " Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган спорт ярышлары йомгаклары

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

"Милләтләр кроссы" – массакүләм һәм һәркем өчен мөмкин булган спорт чарасы ул, анда теләге булган һәркем үзләренең спорт талантларын күрсәтә, вакытны файдалы итеп үткәрә, гаиләсе һәм дуслары белән актив ял итә, гомумроссия дәрәҗәсендәге ярышларда катнаша ала.

22 сентябрь көнне Балтач муниципаль районында "Милләтләр кроссы - 2019" Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында массакүләм старт бирелде. Ярыш районда массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ялга, физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелде.

Соңгы еллардагы кебек үк ярыш милли бәйрәм-Сабан туе урынында узды. Стартка районның барлык белем бирү учреждениеләре, оешма, предприятие, учреждение һәм авыл җирлекләре коллективлары, шулай ук барлык теләүчеләр чыкты. Катнашучылар саны 1550 дән артык булды.

Ярышларны ачу тантанасы Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллинның сәламләү сүзләре белән башланып китте, аннары район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рөстәм Рафис улы Заһидуллин ярышларны үткәрү кагыйдәләрен аңлатты.

Казанның "Яшел фитнес" социаль - спорт хәрәкәте тренерларының массакүләм йөгереш алдыннан үткәрелгән фитнес-зарядкасы барлык катнашучыларының күңеленә хуш килде. Барысы да энергия заряды һәм күтәренке кәеф алдылар.

Ярышлар ахырында барлык җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.

"Милләтләр кроссы-2019 " призерлары һәм җиңүчеләре:​

40 яшькә кадәрге ир-атлар:

1 урын-Садыков Раил (МБУ “БЦСКС”)

2 урын-Гарифуллин Гадел (МБУ “Хыял " яшьләр үзәге)

3 урын-Вафин Ранис (Югары Субаш авыл җирлеге)

50 яшькә кадәрге ир-атлар:

1 урын-Хәкимов Нияз (ГАПОУ 2 нче номерлы филиалы )

2 урын-Салихҗанов Рафил (Шеңшеңәр авыл җирлеге)

3 урын-Хәйретдинов Айнур ("Ак барс» банк)

50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар:

1 урын-Колоколов Николай (ҖЧҖ “Дуслык")

2 урын-Хәкимуллин Равил (“Энергосбыт”)

3 урын-Габдрахманов Фәнил (Сосна авыл җирлеге)

45 яшькә кадәрге хатын-кызлар:

1 урын – Әхмәтханова Зөһрә (ЗАГС бүлеге)

2 урын – Сәләхетдинова Рәзинә (Мәдәният бүлеге)

3 урын-Гарипова Энҗе (район Советы)

Хатын-кызлар 45 яшьтән:

1 урын-Мөхәммәтшина Алсу (район Советы)

2 урын-Мөхәммәтҗанова Рәзинә (район Советы)

Хатын-кызлар арасында гомуми:

1 урын-Хөснетдинова Алинә (“Арча" ширкәте)

2 урын – Федорова Виктория (Улисьял)

3 урын – Иванова Алинә ("Чепья урта мәктәбе”)

Гомуми ир-атлар арасында:

1 урын-Нигъмәтҗанов Рәйхан (РОВД)

2 урын-Шакиров Ранил ("Спорт мәктәбе")

3 урын – Гыйльметдинов Райнур (“Ветеринария берләшмәсе”)

Гаилә йөгереше:

1 урын-Кәримовлар гаиләсе (Пыжмара авыл җирлеге)

2 урын-Нигматуллиннар гаиләсе (Борбаш авыл җирлеге)

3 урын-Муллагалиевлар гаиләсе (Куныр авыл җирлеге)

4 урын-Нигъмәтуллиннар гаиләсе (Сосна авыл җирлеге)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International