Татарстан Росреестры «Татарстан радиосы» нда күчемсез милек өлкәсендә үзгәрешләр турында сөйләячәк

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

24 сентябрь көнне 7.10 сәгатьтә «Татарстан радиосы» нда агымдагы елның сентябрендә булган күчемсез милек өлкәсендә законнардагы үзгәрешләргә багышланган «Яңа көн» программасы чыгачак. Сүз «Кадастр эшчәнлеге турында» һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» законнар турында бара.

Программа кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы вәкилләре Илгиз Шиһабиев һәм Дмитрий Малинин исәпкә алынмаган квадрат метрларны нинди очракларда законлаштыра алачаклары һәм күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында булган актуаль контакт мәгълүматлары буларак җир биләүчеләргә үз участокларының чикләрен күршеләре белән килештерергә ярдәм итәчәкләре турында сөйләячәкләр.

Казанда «Татарстан радиосы» 99.2 FM дулкынында хәбәр итә.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, булган радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru «Матбугат хезмәте-радиоэфирлар» бүлегендә, шулай ук безнең «Вконтакте» да (vk.com/rosreestr16) танышырга мөмкин.

 

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8(843)255-25-10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International