Кече Лызи авыл җирлегендә үзара салым акчасына эшләр дәвам итә

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Кече Лызи авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым акчасына эшләр дәвам итә. Зур Лызи авылында балалар өчен спорт мәйданчыгы төзелде. Авыл халкы да бу эшкә кушылды һәм мәйданчыкка ком җәергә булышты. 21 нче сентябрь көнне авыл халкы депутат Плотников Сергей җитәкчелегендә балалар уен мәйданчыгына койма тотты.  

Шулай ук 2019 нчы елда үзара салым акчасына Кече Лызи авылында чишмәне төзекләндерү эшләре алып барыла. Киләчәккә планнар зур: торбалар салу һәм чишмәне уңайлы булган урынга чыгару, купель төзү һәм территорияне төзекләндерү. Моның өчен чиркәү мәхәлләсе һәм авыл халкының ярдәме һәм киңәшләре кирәк.

Кече Лызи авыл җирлегендә яшәүче халыкның күмәк, оешкан эшчәнлеге һәркемгә үрнәк булып торсын. Афәрин! Сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International