ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гриппка каршы ел саен үткәрелә торган профилактик чаралар кысаларында планлы чаралар узды.

2019 елның 25 сентябрендә 13.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге Норма урта мэктэбе укучылары һәм «Форпост» хезмәткәрләре белән «Экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау» дигән темага видеоролик карау, фикер алышу әңгәмә һәм әңгәмә үткәрде.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә күчемсез милек объектларына арест салу һәм аларны алу тәртибе белән бәйле сораулар буенча кайнар линия булды. Казанда гражданнарның сорауларына арестларны дәүләт теркәвенә алу бүлеге башлыгы Лилия Фәхретдинова җавап бирде.  Сезнең игътибарга аларның иң актуальләрен тәкъдим итәбез.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан  Республикасында «Агростартап»  проекты  буенча крестьян (фермер)  хуҗалыкларын  булдыру  һәм  үстерү» ведомство  программасы буенча  грантлар  бирү  өчен      крестьян (фермер)  хуҗалыклары проектларын   сайлап  алу   конкурсына    йомгаклар ясалу  турында  хәбәр  итә.   Грантларның  гомуми  суммасы     312 млн. сумнан  артык. 

2019 елның  25 сентябрь көнендә  Балтач районы ГХАТ (ЗАГС) бинасында 14 яше тулган 20 балага  тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы үтте.

Без кирегә исәпне башлап җибәрәбез – аналог эфир телетапшыруын өзәргә нәкъ 18 көн калды! Татарстанда бу 14 октябрьдә булачак. Цифрлы телевидениегә тоташу һәм телетапшыруларны югары сыйфатта карау өчен, хәзердән  үк әзерләнергә, кирәкле җиһазлар сатып алырга чакырабыз!


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 23 сентябрендә 14.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге «Чиста яр» акциясе кысаларында «Форпост» хезмәткәрләре һәм Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашында Балтачның Татарстан урамында урнашкан чишмә тирәсен җыештыру эшләрен башкардылар.

2019 елның 23 сентябрендә 13.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге  Форпост активистлары һәм Балтач урта мәктәбе укучылары белән «Экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау» темасына видеофильм карадылар һәм әңгәмә уздырдылар.

Балтач районы үз продукциясен Совет районы, Дәрвишләр бистәсе, Липатов урамы, 7 адресы буенча урнашкан «Дерби» базары территориясендә тәкъдим итә. Узган еллардагы кебек үк быел да авыл хуҗалыгы оешмалары, фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар азык-төлек һәм товарлар алып килде. Кунакларны һәм сатып алучыларны гадәттәгечә концерт программасы белән каршы алдылар, кайнар чәй һәм коймак, бал белән сыйладылар.

Билгеле булганча, җир кишәрлекләре милекчеләре арасында төрле хокук бозучылар очрый: берәүләре билгеләнгән чикләрне үтәми, икенчеләре җирне тиешенчә файдаланмый. Мондый милекчеләр җир законнарын боза. Татарстан Росреестрында мондый хокук бозуларны кисәтү өчен махсус бүлекчә – җир күзәтчелеге эшли. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Илнур Галиев белән әлеге юнәлештә нинди эш алып барылуы турында әңгәмә кордык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International