2019 елның 25 сентябрь көнендә Балтач районы ГХАТ (ЗАГС) бинасында 14 яше тулган 20 балага тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы үтте.
Бәйрәмне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ачып җибәрде, балаларга матур теләкләрен юллап, паспорт тарихы белән таныштырдылар. Әлеге тантанада Балтач районы сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Рифат Абдуллин балаларны кайнар котлап, укучыларга районыбызның тарихи вакыйгаларын сөйләп узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова да укучыларга үзенең җылы теләкләрен җиткереп, истәлекле вакыйга белән котлады. Аннары, Рәсәй федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчәсе инспекторы Ирина Гарифуллина белән берлектә балаларга паспортларын тапшырганнан соң, Рәсәй Гимны яңгырады. Балтач районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин да үзенең матур теләкләрен җиткереп, балаларга илебезнең лаеклы гражданнары булуп үсүләрен теләде. Шулай ук истәлеккә фотолар ясалды.
Чараның төп максаты булып үсеп килүче буында горурлык, үз илең өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, яшьләрдә патриотизмны үстерү тора.