ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Һөнәри осталыгыгыз, рухи юмартлыгыгыз, сабырлыгыгыз, балаларыбыз турында кайгыртучанлыгыгыз өчен Сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Сезгә киләчәктә дә һөнәри эшегездә уңышлар, иҗат шатлыгы, балаларның мәхәббәтен һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телим. Эш һәрвакыт иҗади илһам китерсен, ә балаларның уңышлары Сезгә намуслы хезмәтегез өчен бүләк булсын.

27 сентябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан "Алтын терәкләр, безгә кирәкләр" дип аталган балалар иртәсе узды. 

2019 нчы елның 27 нче сентябрендә «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбендә терроризмга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча викторина уздырды.

2019 нчы елнын 26нчы сентябрендә “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгәчләре  Наталья Закирова һәм Анна Михайлова Чепья урта мәктәбендә “Минем сәламәтлегем” дип исемләнгэн дәрес үткәрделәр.

2019 елның 24 сентябрендә «Факел» яшүсмерләр клубында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шашка буенча ярыш узды. 2-3 сәгать дәвамында спортчылар бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәтләрен, изгелек хисен югалтмыйча, аралашып, уеннан чын ләззәт алып, җиңү өчен дәртләнеп көрәштеләр. Барлык партия нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм катнашучыларга медальләр һәм грамоталар тапшырылды.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Әйдә шаяРТ" татар КВН лигасының җәйге музыкаль фестивалендә Гран-Прига лаек булган Кунырның "Эремчек" командасы 25 сентябрь көнне Казанның Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында чыгыш ясадылар.

Ярымфиналда командалар 2 этапта көч сынашты. Беренче этапта сәламләү һәм өйгә эш итеп бирелгән район турында видеороликны тәкъдим итү булды. Икенче этапта – разминка. Командалар танылган артистларыбызның инстаграм битләреннән алынган фотосурәтләргә кызык аңлатма (комментарий) бирергә тиешләр иде.

Начар метеорологик күренешләр: 27 һәм 28 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

30 сентябрьдә Балтач  шәһәр тибындагы  поселогында Арча,  Саба, Кукмара һәм Балтач районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  эшкәртүчеләр  җыела.   Алар  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге  җитештерелә  торган  продукцияне  эре  сәүдә  челтәрләре  аша    сатуда  ярдәм  итү  өчен  эре    ритейлерлар белән  очрашу  оештыра.  

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров     «Татарстан  Республикасының  цифрлы   моделе» проектын агмәлгә ашыру  буенча  эшче  киңәшмә  уздырды.   

2019 елның 2 октябрендә Балтач бистәсендә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итә. Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International