27 сентябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан "Алтын терәкләр, безгә кирәкләр" дип аталган балалар иртәсе узды. Китапханәгә кунакка килгән 2 нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче нәниләр өлкәннәргә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Яңа басылып чыккан балалар китапларына күзәтү, сәхнәләштерелгән мәзәкләр, уеннар да алар күңеленә хуш килде.