«Факел» яшүсмерләр клубында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шашка буенча ярыш узды

2019 елның 27 сентябре, җомга

2019 елның 24 сентябрендә «Факел» яшүсмерләр клубында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шашка буенча ярыш узды. 2-3 сәгать дәвамында спортчылар бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәтләрен, изгелек хисен югалтмыйча, аралашып, уеннан чын ләззәт алып, җиңү өчен дәртләнеп көрәштеләр. Барлык партия нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм катнашучыларга медальләр һәм грамоталар тапшырылды.

Хатын-кызлар арасында:

Александра Ева - 1 урын

Газизуллина Айгөл – 2 урын

Хәйруллина Ләйсән-3 урын

 

Ир-атлар арасында:

Галимуллин Фәнис – 1 урын

Гәрәев Рәсим -2 урын

Садыйков Марат-3 урын

Шулай ук Зөлфия Галиева, Раушания Фәйзрахманова, Рәйсә Әхмәдуллина уенда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International