Начар метеорологик күренешләр: 27 һәм 28 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча 2019 елның 26 сентябрь 18 сәгатьтән 27 сентябрь 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, төнлә урыны белән. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 м тизлектә, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15 м/с кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә +4..-1º. Көндез максималь һава температурасы +5..+10º.