Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Илебезнең киләчәге, Балтач районының көче һәм даны шактый дәрәҗәдә яңа буынның нинди булуына бәйле. Балалар бакчасында эшләү-ул сәләт. Чөнки һәр бала белән янәдән яшәргә, дөньяны аның күзләре белән күрергә, гаҗәпләнергә, аның белән бергә танырга өйрәнергә, ярдәм кирәк булганда янәшәдә була белергә кирәк. Имин балачак һәм һәр баланың алдагы язмышы Сезнең зирәклеккә, сабырлыкка, баланың эчке дөньясына игътибарыгызга бәйле.
Һөнәри осталыгыгыз, рухи юмартлыгыгыз, сабырлыгыгыз, балаларыбыз турында кайгыртучанлыгыгыз өчен Сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Сезгә киләчәктә дә һөнәри эшегездә уңышлар, иҗат шатлыгы, балаларның мәхәббәтен һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телим. Эш һәрвакыт иҗади илһам китерсен, ә балаларның уңышлары Сезгә намуслы хезмәтегез өчен бүләк булсын.
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы