2019 елның 2 октябрендә Балтач бистәсендә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итә. Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак.
Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү Балтач, Ленин урамы, 42 йорт адресы буенча 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Кабул итүгә язылу эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр 8 (843) 221-80-36 телефоны буенча алып барыла.