2019 нчы елның 27 нче сентябрендә «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбендә терроризмга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча викторина уздырды.
Уенда 2 команда катнашты. Барлык биремнәр нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - «Голливуд» командасы
2 урын - «Бөркет» командасы
Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ярышлар белән гомуми җитәкчелек итүне «Хыял» яшьләр үзәге гамәлгә ашырды. Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог – оештыручысы - Фәйзрахманова Г.Н. җаваплы