14 сентябрьдә авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча традицион ярминкә ачылды. Исегезгә төшерәбез, алар Татарстанда 19 мәйданчыкта уза, шуларның 9-ы Казанда.
Балтач районы үз продукциясен Совет районы, Дәрвишләр бистәсе, Липатов урамы, 7 адресы буенча урнашкан «Дерби» базары территориясендә тәкъдим итә. Узган еллардагы кебек үк быел да авыл хуҗалыгы оешмалары, фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар азык-төлек һәм товарлар алып килде. Кунакларны һәм сатып алучыларны гадәттәгечә концерт программасы белән каршы алдылар, кайнар чәй һәм коймак, бал белән сыйладылар.
Безнең сәүдә рәтләрен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник сәясәт буенча министр урынбасары Таһирҗанов Тәлгать Галимҗан улы да карады. Ул тәкъдим ителгән продукциянең ассортименты һәм аның бәяләре белән танышты.
Продуктларның ассортиментына ит, ит продуктлары, сөт һәм сөт продукциясе, яшелчәләр (бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, кәбестә), җиләк-җимеш, ярмалар, бал, печән, салам, тирес һ.б. керә. Ашлыкка һәм тирескә ихтыяҗ аеруча зур булды, сөт белән бәрәңге начар сатылды. Ярминкәдә 400 мең сумга якын продукция сатылды.
Күп кенә сатып алучылар тулы сумкалар белән кайтып киттеләр һәм ярминкәне уздырган өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Фермерлар да канәгать иде, чөнки үз продукцияләрен сату мөмкинлеге туды.
Чатыр мәйданчыклары һәр шимбә саен Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Шәһәр халкына: "Кышка натураль, сыйфатлы продукция запасын әзерләү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Сезне 28 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә һәм алдагы көннәрдә график буенча үткәреләчәк ярминкәләрдә көтәбез», - дип әйтәсебез килә. Рәхим итегез!