2019 елның 25 сентябрендә 13.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге Норма урта мэктэбе укучылары һәм «Форпост» хезмәткәрләре белән «Экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау» дигән темага видеоролик карау, фикер алышу әңгәмә һәм әңгәмә үткәрде.
Бу чарада район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Р.Р. Заһидуллин, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Р. А. Таҗетдинов, Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф. Ш. Гилемҗанов, Балтач районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән инспекторы, полиция майоры Л. М. Шакирова, Норма урта мәктәбе директоры Л. Ф. Гатауллина, Норма урта мэктэбе укучылары хэм «Форпост» хезмәткәрләре катнашты. Барлыгы чарада 121 кеше булды.
Чара терроризмны профилактикалау, лекцияләр, әңгәмәләр үткәрү, экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору мәсьәләләрен яктыртып хезмәткәрләрнең хокукларын һәм бурычларын аңлату максатыннан үткәрелде.