Форпост активистлары «Чиста яр» акциясе кысаларында чишмә тирәсен җыештырдылар

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 23 сентябрендә 14.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге «Чиста яр» акциясе кысаларында «Форпост» хезмәткәрләре һәм Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашында Балтачның Татарстан урамында урнашкан чишмә тирәсен җыештыру эшләрен башкардылар.

Бу чарада Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф.Ш. Гыйлемҗанов, Балтач район башкарма комитетының административ комиссиясенең җаваплы секретаре Ф. М. Хәмидуллин, «Форпост» хезмәткәре һәм укучылар катнашты.

Үткәрелгән акциянең максаты-төрле социаль катлау гражданнарын экологик проблемаларны чишүгә җәлеп итү, туган як табигатенә сак караш тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International