25 сентябрь көнне 15.00 һәм 21.00 сәгатьтә «Россия 24» телеканалында сентябрь аенда күчемсез милек өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләргә багышланган интервью булачак.
Аерым алганда, Татарстан Росреестры вәкиле Илгиз Шиһабиев, Комплекслы кадастр эшләрен үткәрүне көтмичә, өстәмә квадрат метрларны ничек законлаштырырга, ә кадастр палатасы вәкиле Дмитрий Малинин булган яңалыкларны исәпкә алып, җир кишәрлеге чикләрен килештерү тәртибен аңлатачак.
Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез, булган телеэфирларның һәм радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru «Матбугат хезмәте өлешендә: «видеосюжеты», «радиоэфирлар» , «Вконтакте» социаль челтәрендә (vk.com/rosreestr16), шулай ук Youtube тагы«Росреестр Татарстан» каналында танышырга мөмкин.