Хезмәтне саклау буенча Координация советының күчмә тикшерүе

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Балтач районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча Координация советы (алга таба – Координация советы) хезмәтне саклау буенча закон таләпләре үтәлешен белү өчен «Якты юл» җәмгыятендә күчмә тикшерү уздырды. Координация советы әгъзалары эш алып бару һәм хуҗалыкта хезмәтне саклау чараларын оештыру белән таныштылар. Алар бу хуҗалыкта хезмәтне саклау буенча чараларның билгеләнгән таләпләргә туры китереп, тиешле дәрәҗәдә үтәлешенә инандылар.

Координация советы хезмәтне саклау таләпләрен үтәүнең мөһим булуы  турында кабат искә төшерә. Бу өлкәдә законнарны үтәмәүчеләргә дәүләт тарафыннан җәза каралган, хәтта җинаять җаваплылыгына тартылу да мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International