Төзелеш объектларында чираттагы күчмә утырыш булды

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Төзү-нинди дә булса корылма төзү дигән сүз түгел. Төзү иҗат итү дә, чөнки чын мәгънәсендә матур бина төзү өчен билгеле бер белем һәм тәҗрибә генә җитми, ә талант та кирәк. Моннан тыш, төзүче эше һәрвакыт күз алдында, ә инде эшен оста итеп башкарса, төзүче тирә-юньгә шатлык һәм матурлык өләшә.

Төзелеш һәм ремонт – безнең районның өстенлекле юнәлешләренең берсе. Аңа аеруча зур игътибар бирелә.

Бүген, 24 сентябрьдә, район җитәкчелеге капиталь ремонт объектлары буенча кабат рейдлар үткәрде. Алар «Хыял» яшьләр үзәгендә, Кече Лызи спорт залында, Кече Лызи балалар бакчасында һәм «Ватан сугышчылары паркында " ремонт эшләренең барышы белән таныштылар.

1. "Хыял» яшьләр үзәгендә ремонт эшләре 2019 елның апрелендә башланды, капиталь ремонтны «Водстрой» җәмгыяте башкара. Бүгенге көндә идән җәю, 1 нче катны бетонлау, металл конструкцияне монтажлау, 2 нче катта идәннең бетон нигезен эшләү, бүлгеләр салу эшләре тәмамланган.

2. Кече Лызи спорт залын «Строймастер» җәмгыяте реконструкцияли. Отмосткаларны, керү төркемнәрен ремонтлау (пандус, мәйданчык), брусчатка җәю, тәрәзә һәм ишек откосларын тышлау, сантех җиһазларны урнаштыру, идән салу эшләре 100% ка, ә бизәкләү һәм җылыту системасын монтажлау - 40% ка башкарылган.

3. «Ватан сугышчылары паркы»«Иҗтимагый киңлекләр» программасы буенча төзекләндерелә. Исегезгә төшерәбез, әлеге комплекс 2005 елның 9 маенда ачылды. Әфганстан, Чечня сугышлары ветераннары һәм хәрби хезмәт хәрбиләре көче белән хәрби техника һәм экспонатлар булдырылган иде. Бүгенге көндә биредә күләмле ремонт эшләре бара, алар инде финиш сызыгына якынлаша. Бордюрларны урнаштыру (95%), брусчатка өчен бетон стяжка (100%), бизәкләп брусчатка җәю (90%), балалар мәйданчыгы өчен нигез әзерләү (85%) һәм парковка урынына нигез салу кебек эшләр башкарылган. Шулай ук электр линияләре тәртипкә китерелгән һәм парк чикләреннән читкә чыгарылган, каенлык сирәгәйтелгән.

4) Кече Лызи балалар бакчасы бинасын реконструкцияләү «Стройград» җәмгыяте тарафыннан алып барыла. Ремонтның торышы: бизәкләү эшләре – 1-2 кат - 50%ка, вн. канализация-55%ка, җылылык – 95%ка, фасадны җылыту – 25%ка, брусчатка җәю – 10%ка башкарылган.

Күчмә киңәшмә эшендә Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Хәйретдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И. Ф. Гайнетдинов, районның баш архитекторы Ш. Ф. Борһанов катнашты. Әлеге объектларда булып, җитәкчелек башкарылган эшләрне бәяләде һәм төзелеш эшләренә карата үз фикерләрен әйтте.

Эшләр башланганнан алып һәм ахырына кадәр барысы да контрольдә булачак. Һәр объектта эш кайный, башланган эшләрне ахырына җиткерү һәм аларны сыйфатлы, матур итеп, вакытында башкару өчен мөмкин булганның барысы да эшләнелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International