Балтач районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге, ДБУ «Юл хәрәкәте иминлеге» Балтач бүлекчәсе, ДОСААФ «Балтач автомобиль мәктәбе» , Балтач муниципаль районы сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы тарафыннан 2019 елның 24 сентябрендә өлкәннәр көненә багышланган «Автобабай» исемле машина йөртү осталыгына район конкурсы үткәрелде.
Өлкәннәр, әмма мәңге яшь автомобильчеләр чираттагы тапкыр иң яхшыларын билгеләргә җыелдылар. Пөхтәлек, тәртиплелек һәм салмаклык– бу сыйфатлар олы яшьтәге йөртүчеләрне хәрәкәттә үрнәк итеп куя. Шуңа күрә безнең конкурсның төп максаты тәҗрибәле шоферларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалауда катнашырга җәлеп итү. Гадәттә, аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә дә, автомобиль белән идарә итү күнекмәләрендә дә ярышырга туры килә.
Конкурс үз эченә 2 этапны алды. I этап ДОСААФның имтихан сыйныфында компьютер артында узды. Катнашучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәттеләр. II этап – «Автомобильне фигуралы йөртү». Ул ДОСААФның Балтач автомобиль мәктәбе автодромында узды.
Жюри әгъзаларына - Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция майоры Шәймөхәммәтов Рафил Равил улына, ДБУ «Юл хәрәкәте иминлеге» бүлекчәсе начальнигы Һадиева Лилия Мөхәммәд кызына, Балтач ДОСААФ начальнигының укыту - җитештерү буенча урынбасары Самигуллин Ринат Шәфигулла улына, Балтач ДОСААФ начальнигының техник часть буенча урынбасары Хөсәенов Хәлим Хәсән улына, Балтач муниципаль районының сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Абдуллин Рифат Габдулла улына яхшыларның яхшысын билгеләү җиңел булмады.
Беренче урынга Зыятдинов Рәис Харис улы лаек булды. Икенче урында – Хафизов Равил Нәкыйп улы, өченчедә – Фарзиев Рамазан Фәрзи улы. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мөгаен, Рәис Харис улын районда күпләр беләдер. Ул Балтач ДОСААФында эшләде, күпләрне машина йөртү серләренә өйрәтте. Рәис Харис улы «Автобабай-2019» конкурсының республика этабында катнашу хокукын яулады.
Барлык конкурсантларны һәм җиңүчеләрне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Беренчедән, алар үзләрен сынадылар, икенчедән, яшь буынга үрнәк күрсәттеләр. Барысына да имин йөрүләрен, ә Рәис Зыятдиновка республика бәйгесендә җиңү яулавын телик.