Казылык, тутырма нинди булырга тиеш, эремчекнеӊ яхшысы нинди?! 30 нчы сентябрьдә 14:00 сәгатьтә һәм 16:00 сәгатьтә Балтач районы мәдәният йортында уздырылачак зур чараларда катнашып Сез бу турыда белә аласыз.
Районыбызда «Татарстан республикасы кооперацияне үстерү буенча компетенция үзәге» вәкилләре халык һәм эшмәкәрләр белән очрашулар уздырган иде.
Бу мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен 30 нчы сентябрь көнне Балтачта "Нәтиҗәле үсеш һәм кооперация атналыгы" үткәрү планлаштырыла.
Бу көнне көндезге 14:00 сәгатьтә иӊ элек ит ризыкларыннан әзерләнгән тутырма һәм казылыклар, сөттән эшләнгән продукцияләр күргәзмәсен оештыру күздә тотыла. Күргәзмәнеӊ эш вакытында жюри иӊ яхшы ит һәм сөт ризыкларын ачыклаячак. Җиӊүчеләр җитештерелгән продукцияне сату өлкәсендә «Туган Як» («Родной Край») дип аталучы проектта бушлай катнашу хокукына ия булачаклар.
Ә инде 16:00 сәгатьтә оештыручылар театральләштерелгән номерлар аша гамәлдәге хуҗалыкларны ныгыту һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның табышлылыгын арттыру юлларын тәкъдим итәчәкләр. Анда артистлар катнашуы һәм чыгышы көтелә.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгына кооперациясе ярдәмендә яшьләрне актив җәлеп итүче чит ил белгечләре белән телеконференция оештыру көтелә.
Рәхим итегез!