ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 8 ноябрендә  Балтач районының  «Борбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында «Туган ягым-яшел бишек» исемеле төбәкара укучылар  фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.

8-10 ноябрь көннәрендә Теләче районында мөмкинлекләре  чикле булган  21-50 яшьтәге  кешеләр арасында армрестлинг ярышы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм мөмкинлекләре  чикле булган  20 яшькә  кадәр  егет-кызлар  арасында армрестлинг ярышы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Ярышта Балтач, Саба, Кукмара, Азнакай, Алабуга, Чаллы, Мамадыш, Балык Бистәсе, Чүпрәле, Әлмәт районнары,  Казан шәһәре спортсменнары катнашты. Безнең  районнан да Валиев Марсель, Галиева Рузия, Мөбәрәкҗанова Лилия, Миннемуллин Фәнис катнашты. Җитәкчеләре Гәйнетдинов Фәгыйл.

2019 елның 8 ноябрендә «Факел» яшүсмерләр клубында 2008-2010, 2011 һәм аннан да яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында "Факел" яшүсмерләр клубы призына шашка турниры" булып узды.
Балалар ярышка бик зур җаваплылык һәм зур кызыксыну белән карадылар. Турнир дәвамында шашка ярышлары барды. Үз көндәшләре белән көч сынашып, егетләр шашка уенының төрле булуын һәм беренче караштан ук күренгәнчә үк җиңел булмавын күрсәтте.

2019 елның 7 нче  ноябре көнне 15.30 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов Норма урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар һәм «Форпост» хезмәткәрләре  катнашында пневматик мылтыктан ату буенча шәхси һәм командалар арасында  ярыш уздырды. Әлеге чарада 3 команда һәм 33 бала катнашты.

Шимбә  көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров авыл  хуҗалыгы  техникасын  кышкы  саклауга  кую һәм  аларны  2020  елгы  кыр эшләренә  эзерләү  өчен  ремонт эшләре башкаруның  барышы  турында  сөйләде.  

Район ЮХИДИ бүлеге картодромында Автомобильчеләр көненә һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көненә багышланган картинг буенча районара ярыш булып узды.

2019 елның 16 ноябрендә Казан дәүләт аграр университетында «Ачык ишекләр көне» үткәрелә. Абитуриентлар һәм аларның ата-аналары университет тарихы һәм аның үсеше, 2019 елда студентларны кабул итү нәтиҗәләре һәм 2020 елда кабул итү үзенчәлекләре турында мәгълүмат ала алачаклар.

Әлеге чара 2019 елның 16 ноябрендә 11.00 сәгатьтән түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, К.Маркс ур., 65 йорт, актлар залы.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2019 елның 13 ноябрендә Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатларында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен «Кайнар линия» үткәрә.

8 нче ноябрь көнне “Балтач” унивесаль спорт залында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Спартакиада ярышы узды. Ярышта 17 балалар бакчасы командасы катнашты: 1 нче номерлы,  2 нче номерлы,  3 нче номерлы, 4 нче номерлы, 5 нче номерлы балалар бакчасы, Сосна, Кариле, Карадуган, Салавыч, Чепья, Куныр, Янгул, Көшкәтбаш, Борбаш, Алан, Кенәбаш, Субаш балалар бакчалары.


10
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре һәм эчке эшләр органнары ветераннары! 

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Бу көнне без батыр һәм кыю, гражданнарның тормышын һәм тынычлыгын, дәүләт мәнфәгатьләрен сакларлык ышанычлы кешеләрне хөрмәтлибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International