Татарстан Республикасының «Созвездие – Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, «Россия-Культура» федераль телеканалы белән берлектә, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәнияте, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен үстерү һәм торгызу турында фильм әзерләде.
Фильмның премьерасы 10 ноябрьдә 12.50 сәгатьтә «Россия-Культура» телеканалында булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 1 ноябрьдән аграрчылар өчен ташламалы лизинг механизмын гамәлгә ашыруның Росагролизинг тарафыннан үзгәртелүе турында хәбәр итә: Паркны яңартуның 2.0 программасы ОТП 2020 программасына кертелә.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан, төнлә аз гына бозлавык.
«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» 2011 елның 21 ноябрендәге 324-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары белән билгеләнгән Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне 2019 елның 20 ноябрендә узачак.
2019 елдан башлап, кооператив Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырыла торган ярминкәләрдә катнаша һәм Әгерҗе, Саба, Балык Бистәсе, Балтач, Мамадыш, Менделеевск районнарының сөт продукциясен, сырларын, Балтач, Мөслим һәм Лаеш районнарының ит ярымфабрикатларын һәм башка продукция сата. Татарстанның яңа авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен җәлеп итү һәм аларга ярдәм итү буенча даими эш алып барыла.
2019 елның 8 ноябрендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Шеңшеңәр авыл җирлеге яшьләре өчен «Интернетның файдасы һәм зыяны» дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрде.
Чараның максаты: укучыларның мәгълүмати культурасын формалаштыру, Интернетның файдасы һәм зыяны турында мәгълүмат бирү.
Яшьләр форумнары - үз талантларын күрсәтергә, карьера үсеше серләрен белергә теләгән яшьләрнең мәгълүмати-агарту проектлары.
2019 елның 9 ноябрендә Салавыч мәдәният йортында «Хыял» яшьләр үзәге Салавыч авыл җирлеге яшьләре өчен Яшьләр форумы үткәрде.
10 ноябрьдә "Игенче" күмәк хуҗалыгы ашханәсендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен бәйрәм оештырылды. Бу бәйрәмдә Карадуган авыл җирлеге составына керүче мәдәният йортлары хезмәткәрләре бәйрәм кунакларын моңлы җырлар, нәфис сузләр һәм гармун моңнары белән сөендерделәр.
8 ноябрь көнне Салавыч мәдәният йортында "Бергә булыйк - бердәм булыйк" дип исемләнгән уен - ярыш булып узды. Кичәдә Салавыч авыл җирлегенең һәр авылыннан чакырылган гаиләләр катнашты. Клуб мөдире килгән гаиләләрне узып баручы Халыклар бердәмлеге көне, Татарстан Конституциясе көне белән котлап, кичәне ачып җибәрде. Аннан соң уеннар, кызыклы биремнәр, табышмаклар тәкъдим ителде. Кичәдә 28 кеше катнашты. Чара ахырында 80-90 еллар дискотекасы үткәрелде.
9 ноябрь көнне 14 сәгатьтә Куныр мәдәният йортында мәчет белән берлектә Мәүлид кичәсе үткәрелде. Кичә бик җанлы барды: вәгазьләр, мөнәҗәтләр, шигырьләр укылды. Балалар да, өлкәннәр дә катнашты. Хәтта күрше авыллардан да килгәннәр иде. Кунаклар өчен чәй әзерләнде. Әлеге чарада 120 кеше катнашты.