ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2019 елның 10 ноябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

   2019 елның 8 ноябрендә Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Вәлиева Майшарәф Галимулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

   

Дөньяның барлык илләрендә 13 ноябрьне Халыкара сукырлар көне итеп билгеләп үтәләр.

Сөт җитештерү  буенча  беренчеләр  рәтендә   Балтач, Әтнә,  Кукмара,  Алексеевск, Актаныш һәм Саба  районнары  аталды.    Ит  җитештерү  буенча   иң югары  күрсәткечләр    Биектау,   Мамадыш һәм  Кукмара  районнарында  күзәтелә. 

7 ноябрь көнне Яңгул мәдәният йортында авыл мәчетенең 25 еллыгы һәм Мәүлид бәйрәме уңаеннан зур тантана булды. Бәйрәмдә башкаладан дәрәҗәле кунаклар катнашты һәм чыгыш ясады. Әхлак нигезләрен өйрәнүче яшь буын - балалар да, Мәүлид ае турында мәгълүмат бирделәр, мөнәҗәтләр әйттеләр. Мәчетнең эшчәнлеге, 25 еллык тарихы буенча презентация күрсәтелде, кунакларны кайнар коймак һәм чәй  белән каршы алдылар. Бәйрәм ахырында һәркем кайнар пылаудан авыз итте. Тантана бик оешкан төстә, югары дәрәҗәдә үтте.

Балаларда төрле уңай сыйфатлар булуны аңлату максатыннан, 2019 нчы елның 8 ноябрендә Балтачның «Наз» үзәге психологы Анна Михайлова Кече Лыза урта мәктәбендә «Икенче сыйныф укучысының мәктәп авырлыклары»дигән темага төркемле шөгыль үткәрде.

6 ноябрь көнне Субаш мәдәният йортында  югары сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы  конституциясе көненә “Туган ягым” дигән викторина үткәрелде.

Викторинаның максаты:  яшьләрдә телгә карата кызыксыну уяту, аларның Татарстан, аның күренекле кешеләре, истәлекле урыннары турында белемнәрен киңәйтү, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү, укучыларда әдәплелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү. Викторина сораулары  конституция тарихы, Казанның истәлекле урыннары, танылган шәхесләребез, аларның биографияләреннән чыгып төзелгән иде. Чара күңелле үтте, соңыннан дискотека оештырылды. Чарада 26 кеше катнашты.

Хәзерге заман технологияләрен куллану 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуның үзенчәлеге булып тора. Беренче тапкыр Россия халкына «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге биреләчәк. Цифрлы технологияләрне куллану халык турында мәгълүматны җыю һәм эшкәртү тизлеген арттырырга, исәпкә алучыларның йөкләнешен киметергә, димәк, исәпкә алу чыгымнарын да киметергә мөмкинлек бирәчәк. Интернет-исәпкә алу рөхсәте дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы кулланучыларына стандарт һәм расланган хисап язмалары белән биреләчәк. Исәпкә алу барышында алынган барлык мәгълүмат конфиденциаль мәгълүмат булып тора, федераль мәгълүмат ресурсларын формалаштыру максатларында гына кулланыла. Мәгълүматларны эшкәртү процессы санкцияләнмәгән керүдән сакланган.

Казан районара табигать саклау прокуратурасы Татарстан территориясендә терлекчелек калдыклары белән эш итү өлкәсендә тикшерү үткәрде.

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Агростартап» гранты ярдәме конкурсында    катнашучыларга  сертификатлар  тапшырылды.   Грантларның  гомуми  суммасы    313 млн. сум  тәшкил  итә.   Татарстанның 36 муниципаль   районыннан  конкурста  катнашуга  теләк  белдергән   132 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан    103 КФХ 2 млн сумнан  4  млн  сумга  кадәр  күләмдә  грантлар  алдылар.   Иң күп җиңүчеләр  Мамадыш  районыннан булды    (8 фермер), Азнакай  һәм Тәтеш  районнарыннан    (6 шар фермер), Кукмара,  Саба  һәм   Нурлат районнарыннан  5әр фермер  җиңүче  булды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International