6 ноябрь көнне Шубан мәдәният йортында 8-11 сыйныф укучылары өчен “Суд бара” дигән чара оештырылды.
Әлеге чараның максаты укучыларның конституция турындагы белемнәрен тикшерү иде.
Чарада укучылар закон буенча төрле чараны чишү юлларын эзләделәр. Ягъни алар үзләре судья һәм адвокатлар ролендә булдылар. Әлеге форматтагы чара балаларга бик ошады. Башта алар уенга кереп китә алмадылар, ә аннары зур азарт белән уйнадылар. Ахырдан конституция көненә багышланган газета чыгарылды. Барлыгы 12 укучы катнашты.
5 ноябрь көнне Шубан мәдәният йортында китапханә белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Бердәмлектә көч” дип аталган чара узды.
Чараның максаты: укучыларның каникулларын күңелле һәм файдалы итеп оештыру иде.
Чарада балалар өчен күңелле күмәк уеннар оештырылды. Балалар рәхәтләнеп җырладылар һәм биеделәр. Шулай ук шалкан әкияте каралды һәм әңгәмә үткәрелде. Аларга чара бик ошады. Барлыгы 20 бала катнашты.
5 ноябрь көнне Пыжмара авыл клубында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Конституциясе көненә багышланган "Дуслык күпере" дигән интерактив уен узды. "Бердәм класс" һәм "Без татар!" дигән ике команда ярышты. Балалар Татарстан, Халыклар бердәмлеге турындагы сорауларга җавап бирделәр, биремнәр карадылар, белемнәрен ныгыттылар. Ике команда да актив катнашты.
6 ноябрь көнне Сәрдек авыл клубында Татарстан конституциясе көне уңаеннан "Тату гаилә-ил көче" дигән тема астында гаиләләр арасында өстәл теннисы ярышлары оештырылды. Анда 4 гаилә ярышты, балалар да, әти-әниләр дә чын күңелдән уйнадылар. Лотфуллиннар гаиләсе җиңеп чыкты. Барлыгы 32 кеше катнашты. Балаларга тәмле күчтәнәчләр өләшенде.Чара дискотека белән тәмамланды.
4 ноябрь көнне Чутай авыл клубында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова катнашында "Пар алма" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Концерт барышында яраткан артистлар тамашачыларны бәйрәм белән котладылар, үзләренең моңлы җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. 2 сәгатьтән артык барган концерт программасын җыр, моң сөюче тамашачылар бик яратып кабул иттеләр, көчле алкышларга күмделәр. Ахырдан "Кызыл юл" кооперативы рәисе Хайруллин Ф. Н. авыл клубы директоры Сафиуллин Р. Г. барлык кешене бәйрәм белән котладылар, изге теләкләрен ирештерделәр, артистларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Чарада барысы 97 кеше катнашты.
6 ноябрь көнне Чутай авыл клубында Татарстан Республикасы конституциясе көне уңаенан Татарстан конституциясе, флагы, гербы, гимны турында мавыктыргыч әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар күп кенә сорауларга җавап бирделәр, конституция, закон, бурыч, хокук, дәүләт, президент сүзләренә аңлатма бирделәр. Чараның икенче өлешендә күңелле уеннар белән көзге бал оештырылды. Бәйрәм кичәсе балаларга ошады. Барысы 15 бала катнашты.
5 ноябрь көнне Урта Көшкәт авыл клубы хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Халыклар дуслыгында - Россия бердәмлеге" исемле презентация белән интеллектуаль уен үткәрделәр. Чара Россия гимны белән башланып китте, ә соңыннан китапханәче Халыклар бердәмлеге көненең барлыкка килү тарихы турында презентация күрсәтте. Аннары интеллектуаль уен үткәрелде. Балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр һәм җаваплар турында фикер алыштылар.
4 нче ноябрь көнне безнең барлык күпмилләтле Рәсәй халкы Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтә. Бу көнне Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләргә бәйрәм концерты карау насыйп булды.
Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә 18 нче ноябрьдән 24 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, төнлә һәм 8 нче ноябрьдә көндез республика юлларының аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.
5 ноябрь көнне, Сәрдек авыл клубында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Дуслык һәм бердәмлек балалар күзлегеннән" дигән рәсем конкурсы оештырылды. Иң элек балаларга халыклар бердәмлеге көненең мөһимлеген аңлатып әңгәмә алып барылды. Аннары баллалар үзләренең рәсемнәрен ясаганнан соң һәрберсе үзенең иҗатына аңлатма бирде. Бу чара балаларда уңай тәэсирләр калдырды, алар кызыксынып, аңламаганына сораулар биреп, актив катнаштылар.