ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 19 ноябрендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре балалар өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча интерактив әңгәмә үткәрделәр. Чара уен формасында узды, балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Үткәрелгән викторина кызыклы гына түгел, файдалы да булды, чөнки ул юл йөрү кагыйдәләрен белүне тирәнәйтүгә, балаларның юл йөрү билгеләрен танып белү күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте. 

2019 елның 13 ноябрендә «Факел» клубы хезмәткәрләре күргәзмә уздырды һәм балаларны «Аулак өй» традицион татар халык йоласы белән таныштырды.

Балалар «Тәңкә салыш», «Чупләм», «Капкалы» һ.б. татар халык уеннарын яратып уйнадылар. Шулай ук татар халкының килеп чыгышы, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре буенча күргәзмә оештырылды. Сувенирлар, татар халкының көнкүреш әйберләре, эскәтерләр, чигелгән сөлгеләр - болар барысы да үзенчәлекле төсмер биреп тора иде.

2019 елның 16 ноябрендә Карек-Серма авыл клубы коллективы удмурт яшьләре арасында үткәрелгән "Егит куараос" (Яшь тавышлар) районара фестиваль-конкурсында катнашты. "Вокал-соло" номинациясендә Васильева Диана грамота белән бүләкләнде. "Инструменталь башкару" номинациясендә Иванов Алексей I дәрәҗә диплом һәм акчалата приз белән бүләкләнде.


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

20 ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең барлык территориаль бүлекләрендә Бердәм Консультацияләр көне узачак. Традиция буенча бөтен республика буенча узачак әлеге чара ведомствоның 10 еллыгына багышланган.

Начар метеорологик күренешләр:

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2019 елның 20 ноябрендә төнлә һәм көндез көтелә:

- кинәт салкынаю: төнлә һәм иртән -11..-16˚, аязган вакытта -22˚ ка кадәр; көндез -8..-13˚;

- юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

Билгеле булганча, 2019 елның 1 ноябреннән хосусый микрофинанс оешмаларына (МФО) хәзер физик затлар белән торак урыны, гомуми мөлкәткә хокук өлеше, шулай ук өлешченең торак төзүдә өлешләп катнашу килешүе буенча таләп хокукы залог итеп куллану займы шартнамәләре төзү тыела.

2019 елның 15 ноябрендә Шубан авыл мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары өчен «Толерантлык - бергә яшәү сәнгате» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әлеге чараның максаты: укучыларга толерантлыкның нәрсә икәнлеген аңлату һәм толерантлык сыйфатларын формалаштыруга өндәү. Әңгәмә башында балаларның «толерантлык» төшенчәсен аңламаулары ачыкланды. Шуңа күрә алар күп сораулар бирделәр. Бу чарада балалар табышмакларга җавап эзләделәр, шулай ук кешеләрнең яхшы һәм начар сыйфатларын әйттеләр. Барлыгы 20 катнашучы булды.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча: якындагы 1-3 сәгатьтә көн дәвамында һәм 19 ноябрь кичендә Казанда һәм Татарстан Республикасында урыны белән көчле бозлавык көтелә.

2019 елның 17 ноябрь көнне Яңгул мәдәният йортының "Тамчы" бию төркеме (җитәкчесе Гөлнара Сабирова) Киров өлкәсе Малмыж шәһәрендә узган "Нократ йолдызчыклары" фестиваль-конкурсында чыгыш ясап, зур уңышлар яулады. Бию төркеме II дәрәҗә лауреат булып танылды.

Коллективның солисты Камилә Сафиуллина аерым бию башкарып шулай ук II дәрәҗә лауреат исемен алды.

2019 елның 16 ноябрендә Урта Көшкәт авыл клубы коллективы Кукмара районының Лельвиж авыл мәдәният йортында узган удмурт яшьләре арасында үткәрелгән "Егит куараос" ("Яшь тавышлар") районара фестиваль-конкурсында катнашты. 14-20 яшьлекләр арасында "Вокал-соло" номинациясендә Михайлова Дина I дәрәҗә диплом, Анисимова Алена III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. 21 яшьтән 35 яшькә кадәрге катнашучылар арасында "Вокал - кече ансамбльләр" номинациясендә "Шулдыр жыт" удмурт халык фольклор ансамбле II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Шулай ук барлык катнашучылар да әлеге фестивальне оештыручылардан акчалата бүләкләр алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International