2019 елның 17 ноябрендә Чапшар авыл клубы коллективы Малмыж шәһәрендә узган "Нократ йолдызчыклары" III төбәкара конкурс-фестивалендә катнашты. Алинә Галиева "Беренче мәхәббәт" җырын башкарды, Илзир Ризванов саксофонда "Мин сине шундый сагындым" татар халык җырын башкарды. Нәзилә Гаязованың "Гөлләр үсә" биюен тамашачылар алкышларга күмде. Ул икенче турга узды, I дәрәҗә лауреат дипломы һәм сертификат белән бүләкләнде.
Балтач муниципаль районының рәсми сайтында «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә КОРРУПЦИЯ ТУРЫНДА ХАЛЫК ФИКЕРЕН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА СОРАШТЫРУ дигән өлешендә җирле үзидарә органнарында коррупциячел факторларны һәм коррупциягә каршы чараларны, шулай ук оешмаларда коррупциянең торышы турында халык фикерләрен ачыклау максатыннан тармак буенча тикшерү (анкеталау) үткәрелә.
Хөрмәтле район гражданнары, сезне 2019 елның 1 декабренә кадәр әлеге анкетада катнашуыгызны сорыйбыз.
Балтач муниципаль районында
коррупциягә каршы тору буенча Координация комиссиясе
Начар метеорологик күренешләр: 18 ноябрь кичендә һәм 19 ноябрьдә төнлә томан, 19 ноябрьдә көндез төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 м/с ка кадәр һәм буран. Юлларда урыны белән бозлавык.
2019 елның 14-16 ноябрь көннәрендә Саба районында муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында егетләр арасында мини-футбол буенча ярыш узды. Барлыгы 16 команда катнашты.
1 урын - Балык Бистәсе командасы
2 урын - Саба командасы
3 урын - Мамадыш командасы
4 урын - Балтач командасы
2019 елның 16 ноябрь көнне Чепья урта мәктәбендә җаваплылыгы чикләнгән “Труд” оешмасы призына 2004 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Көрәш ярышы булып узды. Барлыгы 14 команда, 86 көрәшче катнашты. Катнашкан командалар: Чепья, Смәел, Янгул, Борбаш, Салавыч, Норма, Балтач, Карадуган, Кече Лызи, Арбор, Нөнәгәр, Пыжмара, Иске Йөрек мәктәпләре, Балтач гимназиясе.
Җиңүче командалар:
1 урын- Чепья мәктәбе
2 урын –Борбаш мәктәбе
3 урын – Арбор мәктәбе
2019 елның 15 ноябрендә Яңгул табиблык амбулаториясендә «Өлкән кешеләрне һәм инвалидларны карау мәктәбе» дигән инновацион технологияне гамәлгә ашыру кысаларында дәрес узды. Анда 15 кеше катнашты.
Яңгул табиблык амбулаториясенең участок табиб-терапевты Рамилә Миннемуллина теманы киң ачты һәм өйрәнүчеләргә авыруларны ничек дөрес итеп карарга өйрәтте, шәхси гигиена һәм башка нәтиҗәләр белән таныштырды.
Дүртенче кварталда 4 дәрес үткәрү планлаштырыла.
2019 елның 14-17 ноябрь көннәрендә Алабуга шәһәрендә армрестлинг ярышы буенча 2001-2003, 2004-2006 нчы елгы егет-кызлар арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Чемпионат булып узды. Бу ярышта Теләче, Нижнекамск, Чистай, Мөслим, Әлмәт, Чаллы,Баулы, Зәй, Арча, Кукмара, Әгерҗе, Казаннан килгән командалар да катнашты. Балтач районы командасы 2 нче урында.
2019 елның 12 һәм 13 ноябрь көннәрендә Йошкар-Ола шәһәрендә 12-17 яшьлек егет-кызларыбыз арасында Киокусин каратэ ярышы беренчелеге узды. Балтач районыннан да егет-кызларыбыз катнашып, җиңүләр яулап кайттылар.
17 ноябрь көнне Түбән Кенә авыл клубы коллективы Малмыжда узган "Нократ йолдызчыклары" төбәкара конкурсында катнашты. Конкурста "Аджейская полька" биюе белән Сибгатуллина Мәликә, "Урманнарда йөрдем" җыры белән Хәйбулова Гүзәл катнаштылар. Айгөл Хәйретдинова Ш. Галиевның "Бүген минем туган көнем" шигырен укыды. Уңышлы чыгыш ясап, Сибгатуллина Мәликә III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Хайбулова Гүзәл һәм Хәйретдинова Айгөл дипломнар белән бүләкләнделәр.
2019 нчы елның 15 нче ноябрендә «Хыял» яшьләр үзәге «Улем белән кайда сәүдә итәләр - хәбәр ит» Гомумроссия акциясенең 2 нче этабы кысаларында «Наркомания – упкынга бер адым» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәне «Батыр» яшьләр үзәге физик культура буенча инструкторы Мөхәрләмов Илгизәр Илнур улы үзәккә килүчеләр өчен үткәрде. Ул яшүсмерләр арасында наркомания таралу фактлары белән таныштырды, наркотикларга бәйлелек һәм аның нәтиҗәләре турында күзаллау бирде. Басымга каршы тору күнекмәләрен үстерү, балаларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында сөйләде.
Чара өчен «Батыр» яшьләр үзәге физик культура буенча инструкторы Мөхәрләмов И. И. җаваплы.