ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

16 ноябрь көнне Субаш мәдәният йорты коллективы Йошкар-Ола шәһәрендә узган “Энҗе бөртекләре эзләп" төбәкара конкурсында катнашты. Николаев Артем «Вокал» номинациясендә II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Фәезов Хәлил "Халык уен коралларында уйнау" номинациясендә II дәрәҗә лауреат булды. Николаев Артем, Гилманова Илүзә "Фольклор парлы бию" номинациясендә II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.

17 ноябрь көнне Ор авыл клубыннан "ООPS", "Зөбәрҗәт" бию төркемнәре һәм Алия Шәфигуллина III төбәкара "Нократ йолдызчыклары" фестивалендә катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар. Бию төркемнәре "Шәлъяулыгым" һәм "Гөрли базар" биюләрен башкарып, "Бию ансамбльләре" номинациясендә 2 нче урынны алдылар, грамота һәм сертификат белән буләкләнделәр. Алия Шәфигуллина "Вокал-соло" номинациясендә катнашты һәм грамота белән буләкләнде.

Хәзерге җәмгыятьтә яшүсмерләр наркоманиясе темасы киң таралган. 15 ноябрь көнне Иске Турья авыл клубында наркотикларга каршы "Наркотикларсыз дөнья" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында наркотиклар куллануның нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Әңгәмә-диалог ахырында яшьләр сәламәт яшәү рәвеше, бер-берең белән аралашу һәм иҗаттан ләззәт алып, кызыклы итеп наркотиклар булмаган дөньяда яшәргә кирәк дигән фикергә килделәр.

Республикада  көзге  культуралар тиешле  срокларда  чәчелде,  чәчүлекләрнең 80%ы  яхшы  халәттә.   Бу  хакта  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары  Наил  Залаков  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сезонлы  эшләрнең  барышы  турында  сөйләгәндә  хәбәр  итте.  

Йошкар-Ола шәһәрендә үткән «Энҗе бөртекләре эзләп» дип исемләнгән межрегиональ фестивальдә Норма мәдәният йортыннан Рәлиф Галиев «Музыка коралларында уйнау» номинациясендә  2 дәрәҗә лауреат дипломы, Айдар Фәйзрахманов, Кәримова Зөһрә, Закирова Гөлшат  «Вокал-соло» номинациясендә катнашып 3 дәрәҗә лауреат дипломы алдылар.

Татарстанда  техник  культураларны  җыюның  барышы  турынңа  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Наил  Залаков  сөйләде.  Барлык  муниципаль  районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы    Премьер-министры  Алексей Песошин  катнашты. 

15 нче ноябрь көнне Б.Сәрдегәне авыл клубында мәктәп укучылары катнашында "Сәламәтлек аланы" дип исемләнгән уен формасында сәламәтлеккә багышланган чара үтте. Төрле хәрәкәтле спорт уеннары уйнатылды. Алар үзләренең физик яктан җитез, көчле булуларын күрсәттеләр. Бу чарада барлыгы 9 бала катнашты.

17 ноябрь көнне Кили мәдәният йортында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау уңаеннан балалар белән "Заман афәтләреннән ерак бул" дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырылды. Биредә балаларга алкоголь, наркотикларның яшь организмга начар тәэсире турында сөйләнде. 


17
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 16 ноябрендә «Пирамида» мәдәни – күңел ачу комплексында ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының VII ачык республика телевизион фестивале тәмамланды.

Проект республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләргә музыка, хореография, нәфис сүздә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.

«Хореография (ансамбльләр)» номинациясендә Балтач районы «Стальной дом ҖЧҖ» хореография коллективы 1 урынны яулады. Райнур Фаезов һәм Рәмис Ганиев  «Дан минутасы» номинациясендә 2 нче урынны алдылар, шулай ук суперфиналда егетләр «Милли традицияләрне саклаган өчен» дигән махсус приз белән бүләкләнделәр.

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 18 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, бозлавык, юлларда бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International