Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач) буенча 2019 елның 21 ноябрь 18 сәгатьтән 2019 елның 22 ноябрь 18 сәгатькә кадәр:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м/c тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-14˚, урыны белән -17˚. Көндез максималь һава температурасы -4..-7˚. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.
21 ноябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Балтач гимназиясенең 1 И сыйныфы укучылары өчен «Мин һәм минем хокукларым” дигән исем астында викторина үткәрде.
Татарстанда ел дәвамында дуңгызчылык продукциясен җитештерүнең артуы күзәтелә. «Республикада бу елның гыйнвар-октябрь айларында авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 76 мең 132 тонна дуңгыз ите җитештерелгән. Бу узган елга карата 106% тәшкил итә», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ирек Гыйбадуллин.
Матур традициябезне дәвам итеп, Үзәк китапханәдә әниләр көне уңаеннан, “Иң күп китап укучы өлкән әни” һәм “Иң күп китап укучы яшь әни” исеменә лаек булучыларны билгеләп үттек.
Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез.
Тиздән ноябрь аеның иң матур бәйрәме – Әниләр көне җитә.
Балтачның «Наз» үзәге базасында биш елдан артык «Кайгырту» («Забота») ата-аналар клубы эшләп килә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә «АгроСемЭксперт» мәгълүмат платформасы аша чәчү өчен кирәкле орлык сортларын эзләү мөмкинлеге турында хәбәр итә, ул Россия авыл хуҗалыгы үзәге тарафыннан эшләнгән һәм районда, тулаем республикада орлыкларның сыйфаты турында тәүлек буе белешмәләр алырга, кирәкле орлыкларны эзләүне җиңеләйтергә һәм сатучылар белән элемтәләр урнаштырырга, шулай ук орлык фондын салуның барышын контрольдә тотарга һәм аны тикшереп торырга ярдәм итә.
2019 елның 16 ноябрендә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре арасында ведомствоның 10 еллыгына багышланган IV республика хәйрия иҗат фестивале узды. Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт Уку-методик үзәгенең концертлар залында аншлаг иде. Фестивальдә булган кунакларның күпсанлы фикерләре буенча, бу фестиваль тарихында иң зур һәм искиткеч чара.
2019 елның 25 ноябреннән 1 декабренә кадәр Балтач муниципаль районында гражданнарны кабул итү атналыгы узачак.