ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 20 декабрендә Балтач районы Сырья авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылышы булды.

Гомуми мәйданы 62,5 кв.м. булган, 4 модульдән торган яңа фельдшер-акушерлык пункты 800 кешегә исәпләнгән.

Тантаналы ачылышта Балтач муниципаль районы башлыгы Нутфуллин Рамил Рәшит улы, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидаил улы, Балтач үзәк хастаханәсе баш табибы Дәүлиев Газинур Дәүләт улы, Чепья авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин Азат Газизулла улы катнаштылар.


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

19 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 3 А сыйныфы укучылары өчен  «Китап  дәшә белем иленә” дип аталган танып-белү сәгате үткәрелде.

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2019 елның 20 декабрендә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:

 - күз күреме 1000 м һәм аннан да кимрәккә кадәр начарайган буран;

 - төньяк-көнбатыштан секундына 17-22 м/c тизлектә көчле җил.;

 - юлларда көчле бозлавык.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Халыкара  авыл  яшьләре конгрессы аылуы  турында  хәбәр  итә.  Анда  катнашуга   Татарстан һәм Россия  авылларыннан  18 яшьтән 35 яшькә кадәрге  кешеләр  чакырыла.  


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Әхмәтханов Җәүдәт Йосыф улы, Балтач районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы катнашты. Утырышка Балтач һәм Кукмара районнары буенча суд приставлары бүлеге начальнигы Гайнанов Наил Рәфкать улы, «Алкоторг» ҖЧҖ супервайзеры Гыйләҗев Илгизәр Илшат улы, «Алкоторг» ҖЧҖнең сыра буенча Департамент супервайзеры Сәлахов Рөстәм Рәшит улы, җирлек башлыклары һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре чакырылган иде.

17 декабрь көнне "Маяк" җәмгыятендә район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең терлекчелек буенча 11 айлык эшчәнлегенә йомгак ясау булды. Әлеге чарада Балтач район башлыгы Нотфуллин Рамил Рашитович, хуҗалык рәисләре, зоотехниклар катнашты. Алар "Маяк" җәмгыяте фермасында булып, биредәге эшчәнлек белән таныштылар, җәмгыять рәисе белән белгечләр эш барышында кулланылган яңа алымнар турында сөйләде. Тәҗрибә уртаклашуның киңәшмә өлеше мәдәният йортында дәвам итте.

11 айлык эш нәтиҗәләре буенча кыскача анализ күрсәткәнчә: узган елга караганда мөгезле эре терлек 2 % ка, дуңгыз 15 % ка, ат 4% ка, бозау алу 6 % ка, дуңгыз баласы алу 3 % ка, колын алу 7 % ка, сөт җитештерү 15 % ка, ит җитештерү 3 % ка арткан. Шул ук вакытта җитешсезлекләр дә бар: мөгезле эре терлек үлеме 7 % ка, дуңгыз үлеме 4 % ка, ат үлеме 4 тапкырга арткан.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе А. Ю. Попованың 2018 елның 29 декабрендә кабул ителгән күрсәтмәсе нигезендә 01/17335-2018-32 «тематик» кайнар линияләр» не үткәрү, гражданнарны һәм оешмаларны үз вакытында сыйфатлы һәм дөрес мәгълүмат белән тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнарындагы территориаль бүлегендә (алга таба – Биектау территориаль бүлеге) балалар товарларының, Яңа ел бүләкләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча 2019 елның  2 - 21 декабрьгә кадәр кайнар линия эшли:

Мөрәҗәгатьләр өчен телефоннар: 8(84365)3-15-01 Биектау, 8(84366)3-15-01 Арча, 8(84368)2-41-47 Балтач.

15 декабрь көнне Кили мәдәният йортында 2019 ел - Россиядә театр елы уңаеннан "Хикмәтле дә, серле дә театр" дип исемләнгән конкурс кысаларында үзешчәннәр көче белән әзерләнгән драматург Илгиз Зәйниев әсәре буенча сәхнәләштергән "Люстра" спектакле куелды. Уйнаучыларның чыгышы тамашачы күңеленә үтеп керде. Эчтәлекле, шул ук вакытта юморга бай спектакльне халык бик ошатты - үзешчәннәрне басып алкышладылар.

18 декабрь көнне Казан районара табигатьне саклау прокуроры, юстиция киңәшчесе Денис Алексеевич Александров сәгать 9дан 10га кадәр вакыт аралыгында Балтач районында яшәүчеләрне әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча кабул итү уздырды. Балтачлыларның барлык сораулары да теркәлде һәм каралды, әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, башкалары контрольгә алынды.

Бүген 2019 елның 18 декабрендә Балтач районының Үзәк мәчетендә район имамнарының 2019 елны йомгаклау җыелышы уза. Әлеге чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин, Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы, Президент Аппараты вәкилләре, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәел улы, Балтач районы имамнары һәм абыстайлары катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International