Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 24 декабрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән бозлавык, юлларда көчле бозлавык көтелә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз эшен ачкан һәм аны уңышлы алып баручы кешеләр шактый күп. Мәсәлән, узган атнада Арча районында «Яңа эш башлаучы фермер» һәм «Гаилә терлекчелек фермалары» программалары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантларына төзелгән 4 ферма бер үк вакытта ачылды.
21 декабрь көнне Яңгул мәдәният йортында ел дәвамында барган спартакиаданың иң соңгы чарасы буларак өстәл теннисы буенча авыл урамнары арасында ярышлар булды. Һәр урамның иң көчле уенчылары җыелган иде.
2019 елның 19 декабрендә МБУ "Хыял" яшьләр үзәге Кече Лызи урта мәктәбе укучылары өчен "Көйне танып бел" дип аталган музыкаль уен үткәрде.
19 декабрь көнне Нөнәгәр мәдәният йорты коллективы "Ватан" республика конкурсында катнашты. "Кул эшләре" номинациясендә Шәфигуллин Ислам III урынга лаек булды. Галимуллин Ранил уңышлы чыгыш ясады. (Җитәкчеләре Нигмәтҗанов Рамил Солтан улы)
21-22 декабрь көннәрендә «Балтач» универсаль спорт залында Балтач муниципаль районы башлыгы призына «Көрәш» буенча ХХIV шәхси-команда ярышлары булып узды. Ярышларда ҖЧҖ, күмәк хуҗалыклар, предприятиеләр, учреждениеләр һәм район оешмалары җыелма командалары катнашты. Барлыгы 24 команда, 160 көрәшче бил алышты.
Соңгы 5 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына кертелгән инвестицияләр күләме 140 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән авыл хуҗалыгына – 96 млрд сум, эшгкәртү сәнәгатенә - 44 млрд сум. Шундый белешмәләр бирде шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да акатнашты.
2019 ел - Россиядә театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Балтач районында "Хикмәтле дә, серле дә театр" дип исемләнгән районкүләм театр бәйгесе оештырылды. Районның 34 авыл мәдәният йорты коллективы театр сәнгатендә үз осталыкларын күрсәтте.
20 декабрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә әлеге бәйгегә йомгак ясалды, җиңүчеләр билгеләнде.
Начар метеорологик күренешләр:
2019 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә буран, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлана һәм төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 м/c кадәр җитәргә мөмкин;
- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык.
2019 елның 19 декабрендә "Хыял" яшьләр үзәге Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбендә 10 сыйныф укучылары өчен "Логика кайда? " дигән интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрде. Уен 4 раундтан торды:
- 1 раунд. Уртаклык табу.
- 2 раунд. Барлыгы формуласы.
- 3 раунд. Киноребуслар.
- 4 раунд. Икесе бер.
Үзара 2 команда ярышты, барлык раунд нәтиҗәләре буенча:
1 урын: "Кишер бакчасы" командасы
2 урын: "Кояшкай" командасы.