2019 ел - Россиядә театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Балтач районында "Хикмәтле дә, серле дә театр" дип исемләнгән районкүләм театр бәйгесе оештырылды. Районның 34 авыл мәдәният йорты коллективы театр сәнгатендә үз осталыкларын күрсәтте.
20 декабрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә әлеге бәйгегә йомгак ясалды, җиңүчеләр билгеләнде.
Балалар өчен куелган спектакльләр арасында җинучеләр:
3 нче дәрәҗә лауреат исеменә Тубән Кенә авыл клубының балалар драм коллективы лаек дип танылды. Алар Ләбиб Леронның “Аңгыра сарык җуләре” әсәрен сәхнәләштерде. Җитәкчесе - Кәдрия Гәлимуллина.
Шулай ук 3 нче дәрәҗә лауреат исеме белән Алан авыл клубының балалар драм коллективы да бүләкләнде. Алар Галимҗан Гыйльмановның “Булат нигә яхшы укый?” әсәрен сәхнәгә куйды. Җитәкчесе - Лилия Нигъмәтҗанова.
2 нче дәрәҗә лауреат исеменә Кенәбаш авыл клубының балалар драм коллективы лаек булды. Алар сәхнәгә Илгиз Зәйниевның “Кәҗә,сарык һәм башкалар” әсәрен куйды. Җитәкчесе - Зилә Зиятдинова. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер- Энҗе Шәгиева.
2 нче дәрәҗә лауреат исеменә Сәрдек авыл клубы драм коллективы лаек булды. Алар Гузәл Гәлләмованың “Алтын җирем” әсәрен сәхнәгә куйды. Җитәкчесе - Рәйхәнә Низамова.
1 нче дәрәҗә лауреат исеменә Пыжмара мәдәният йорты драм коллективы лаек дип танылды. Алар Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әсәрен сәхнәгә куйды. Җитәкчесе - Рәйсә Насруллина.
Конкурс барышында тамашачы һәм жюри тарафыннан аеруча зур игътибарга лаек булган номинантлар:
"Иң яшьусмер коллектив" номинациясендә Яңгул мәдәният йорты драм коллективы җиңү яулады. Җитәкчеләре - Гөлнара Сабирова, Ләйлә Габдулхакова.
"Иң өлкән коллектив" номинациясенә Салавыч мәдәният йорты драм коллективы лаек дип танылды. Җитәкчесе - Апанова Земфира.
"Иң яхшы сәхнә бизәлеше" номинациясенә Субаш мәдәният йорты драм коллективы лаек дип танылды. Җитәкчеләре - Хәлил Фәезов, Эльмира Фаезова.
”Хикмәтле дә, серле дә театр” дип исемләнгән драма коллективлары район конкурсында 3 нче дәрәҗә лауреат исеменә Фоат Абубакировның “Әбиләргә ни җитми” спектаклен сәхнәләштергән Нөнәгәр мәдәният йорты драм коллективы лаек дип танылды. Җитәкчесе - Рамил Нигматҗанов.
2 нче дәрәҗәдәге лауреат исеменә Исламия Мәхмутованың “Син бит минем бер генәм” спектаклен сәхнәләштергән Норма мәдәният йорты драм коллективы лаек булды. Җитәкчесе - Зилә Шәрипова, Галиев Рәлиф. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер - Гөлинә Шәйхетдинова.
1 нче урынга Илгиз Зәйниевның “Люстра” спектакле белән Кили мәдәният йорты драм коллективы лаек булды. Җитәкчеләре - Халидә Гарифуллина, Фәрит Гарифуллин.
Гран-при иясе булып Арбор мәдәният йорты драм коллективы танылды. Җитәкчеләре - Марат һәм Илназ Габдулхаковлар. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер - Раннур Аухадиев. Шушы көнне тамашачыларга аларның Туфан Миңнуллин әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Ак тәүбә, кара тәүбә" комедиясы тәкъдим ителде.
Бәйге җиңүчеләрен Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәил улы котлады, аларга акчалата сертификатлар тапшырды.