21 декабрь көнне Яңгул мәдәният йортында ел дәвамында барган спартакиаданың иң соңгы чарасы буларак өстәл теннисы буенча авыл урамнары арасында ярышлар булды. Һәр урамның иң көчле уенчылары җыелган иде.
2 сәгатьтән артык барган ярышлардан соң, 1 урынны Тау асты урамы командасы уенчылары алды. 2 урында – Югары оч урамы, 3 урында – Түбән оч урамы, 4 урында – Таулы урамы командалары булды.