Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 24 декабрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән бозлавык, юлларда көчле бозлавык көтелә.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2019 елның 23 декабрь 18 сәгатьтән 2019 елның 24 декабрь 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Урыны белән юеш кар, яңгыр һәм юеш кар явачак. Урыны белән бозлавык. Көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр җитә.Һаваның минималь температурасы төнлә -3..-7˚. Көндез максималь һава температурасы -1..-3˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.