ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2019 ел
җомга

Үзәк китапханәдә эш нәтиҗәләренә йомгак ясап, 2020 елга куелган бурычлар хакында   китапханәчеләр семинары булып  үтте. 

2019 нчы елның 24 декабрендә «Хыял» яшьләр үзәге Балтач урта мәктәбенең 9-11 нче сыйныф укучылары өчен Яңа ел кичәсе үткәрде.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач районы) буенча 2019 елның 27 декабрь 18 сәгатьтән 2019 елның 28 декабрь 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с, көндез урыны белән җилнең тизлеге 12 м/с ка кадәр. Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -10.-12˚, аязганда -17˚. Максималь һава температурасы көндез -7...-10˚. Юлларда бозлавык.


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы аграрийлар  игътибарына  шуны  җиткерә,   Россия Федерациясе  Хөкүмәте  күрсәтмәсе нигезендә Татарстанга  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерүгә бәйле  үз мәнфәгатьләрен билгеләнгән тәртиптә  иминләштергән авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  өчен   гадәттән тыш  хәлләр нәтиҗәсендә  китерелгән  зыянны    компенсацияләүгә     120 млн сум  акча  җибәреләчәк.    Шулай  итеп,  федераль бюджеттан    компенсацияне  бары  тик  чәчүлекләрне  иминләштершән  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре генә  алачак.  

 

2019 елның 25 нче декабрендә «Факел» яшүсмерләр клубында тәрбиягә алынган һәм авыр хәлдәге гаиләдә тәрбияләнүче балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, әкият персонажлары белән бергә биеделәр һәм Кыш бабайны чакырдылар. Бәйрәм вакытында төрле уеннар, конкурслар узды. Уеннарда катнашкан барлык балалар да бүләкләр алды.

2019 елның 28 декабрендә Балтач ш.т.п. һәм Чепья авылында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Район халкы кулай бәяләрдән кирәкле продуктларны сатып ала алачак. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы оешмалары, фермер хуҗалыклары, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре катнашачак.


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач районы) буенча 2019 елның 25 декабрь 18 сәгатьтән 2019 елның 26 декабрь 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -9...-14˚, аязганда -16˚ка кадәр. Көндез максималь һава температурасы -5..-8˚. Юлларда бозлавык.


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

2019 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә юлларда урыны белән көчле бозлавык, төнлә төньяк районнарда бозлавык.

23 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә  район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин рәислегендә Балтач муниципаль районының террорчылыкка каршы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү, яңгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм коррупциягә каршы тору буенча комиссияләренең катнаш утырышы узды.

21 декабрь көнне Иске Турья авыл клубының "Вуюись" ансамбле "Чакара удмуртларының борынгы көйләре" дип исемләнгән Бөтенроссия фольклор фестивалендә катнашты. Бу фестивальгә Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Удмуртия Республикасыннан фольклор коллективлар чакырылган иде. "Вуюись" ансамбле туй йоласын күрсәтте һәм лауреат дипломына лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International