Балтач муниципаль районында коррупциягә һәм террорчылыкка каршы көрәш комиссиялары утырышы

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

23 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә  район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин рәислегендә Балтач муниципаль районының террорчылыкка каршы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү, яңгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм коррупциягә каршы тору буенча комиссияләренең катнаш утырышы узды.

Утырышта Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районындагы вәкиле Илнар Гомәр улы Хөснетдинов, Балтач һәм Кукмара районара янгын күзәтчелеге башлыгы Нурфат Габдрахман улы Җаппаров, Арча район тикшерү комитеты вәкиле Ислам Нәкыйп улы Әхмәтшин, Балтач районы прокуроры Айрат Шакиртҗан улы Низамиев, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Котдус улы Усманов, район башкарма комитетының мәгариф идарәсе, мәдәният, спорт, төзелеш бүлеге җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, Балтач район авыл хуҗалыгы идарәсе рәисе, предприятие җитәкчеләре, «Кайтаваз» радиосы вәкилләре һәм «Хезмәт» район газетасы журналистлары катнашты.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү, җәмгыять куркынычсызлыгын көчәйтү чаралары хакында.

2. Агымдагы елда район территориясендә урнашкан объектларда куркынычсызлык паспортын эшләү, террорчылыкка каршы оештырылган эш чараларының тикшерүләр нәтиҗәләре турында.

3. Районның  террорчылыкка  каршы  һәм коррупциягә каршы тору буенча комиссия карарларының үтәлеше турында.

4. Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм районның ведомство буйсынуындагы учреждениеләрендә, җирле үзидарә органнарында мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия эшчәнлеге турында.

5. Районның үзәк хастаханәсе эшчәнлеге буенча үткәрелгән  анкеталарның нәтиҗәләре һәм район хастаханәсендә коррупциягә каршы тору буенча күрелә торган чаралар хакында.

Көн тәртибенең беренче соравы буенча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Котдус улы Усманов, Балтач һәм Кукмара районара янгын күзәтчелеге җитәкчесе Нурфат Габдрахман улы Җаппаров чыгыш ясадылар. Икенче мәсьәлә буенча сүз Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең ведомстводан тыш саклау идарәсенең Балтач районы бүлеге җитәкчесе Ришат Рәшит улы Ганиевка һәм район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Равил Әсхәтдин улы Таҗетдиновка бирелде.

Районның  террорчылыкка һәм коррупциягә каршы тору буенча комиссия карарларының үтәлеше турында Балтач районы башлыгы ярдәмчесе Гарипова Энҗе Фәрит кызы сөйләде. Дүртенче сорау буенча Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов чыгыш ясады.

Балтач районы үзәк хастаханәсе эшчәнлеге буенча үткәрелгән анкеталарның нәтиҗәләре һәм район хастаханәсендә коррупциягә каршы тору буенча күрелә торган чаралар хакында Балтач районы башлыгының ярдәмчесе Энҗе Фәрит кызы Гарипова һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүләт улы Дәүлиев сөйләделәр.

Үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча район үзәк хастаханәсендә барлык хезмәткәрләр, прокурор, район Советы һәм башкарма комитет җитәкчеләре катнашында җыелыш үткәрү турында карар кабул ителде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International