2019 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Әхмәтханов Җәүдәт Йосыф улы, Балтач районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы катнашты. Утырышка Балтач һәм Кукмара районнары буенча суд приставлары бүлеге начальнигы Гайнанов Наил Рәфкать улы, «Алкоторг» ҖЧҖ супервайзеры Гыйләҗев Илгизәр Илшат улы, «Алкоторг» ҖЧҖнең сыра буенча Департамент супервайзеры Сәлахов Рөстәм Рәшит улы, җирлек башлыклары һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре чакырылган иде.
Утырыш башында 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына Республика олимпиадасында җиңүчене һәм призерны бүләкләү тантанасы булды.
«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына Республика олимпиадасы җиңүчесе - Балтач урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Кәримова Диана Илнар кызы, укытучысы Шәйхетдинова Люция Рәшид кызы. Грамоталылык нигезләрен өйрәнүдә ирешкән уңышлар өчен номинациясендә Олимпиада призеры - Норма урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Закирова Дилә Азат кызы, укытучысы Гыйбадуллин Рим Рәшит улы.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2019 елның 11 айлык йомгаклары буенча Балтач муниципаль районының алкоголь базарының торышы турында.
2. 2019 елның 11 айлык йомгаклары буенча Балтач муниципаль районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эше турында.
3. Балтач муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча эш турында.
4. Көчле алкоголь белән агуланулар турында.
5. Сосна авыл җирлегендә алкогольле продукцияне сатуны киметүнең сәбәпләре турында.
6. Балтач муниципаль районында «Татспиртпром» АҖ, шул исәптән «Ак Кремль» сыра кайнату заводы продукциясен алга җибәрү буенча эш турында.
Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе буенча Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы чыгыш ясады. Икенче мәсьәлә буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Кадыйров Булат Исмәгыйль улына сүз бирелде. Өченче мәсьәлә буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге начальнигы Усманов Илдар Котдус улы чыгыш ясады. Көчле алкоголь белән агуланулар турында Балтач үзәк район хастаханәсе баш табибы Дәүлиев Газинур Дәүләт улы сөйләде. Бишенче мәсьәлә буенча Сосна авыл җирлеге башлыгы Габдрахманов Фәнил Сәлим улы чыгыш ясады. Алтынчы мәсьәлә буенча сүз «Алкоторг» ҖЧҖ супервайзеры Гыйләҗев Илгизәр Илшат улына һәм «Алкоторг» ҖЧҖ сыра буенча департаменты супервайзеры Сәлахов Рөстәм Рәшит улына бирелде.
Барлык мәсьәләләрне караганнан соң, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Әхмәтханов Җәүдәт Йосыф улы йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады.