19 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 3 А сыйныфы укучылары өчен «Китап дәшә белем иленә” дип аталган танып-белү сәгате үткәрелде. Балалар кызыклы сорауларга җавап бирделәр, уку залына килгән яңа белешмә китаплар, журналлар белән таныштылар.